Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олылар кичә үткәрә башлады

3 март көнне Дорга авылы клубында без, якын-тирә авылларда яшәүче олылар, очрашу киче үткәрдек. Бу кичәне безнең өчен Дорга авылыннан Герман Иванович Шакаев оештырды.

Дорга, Кургем, Кускем авылларыннан җыелыштык. Очрашу мизгелләре хәтердә калсын өчен, яшь буын гореф-гадәтләребезне онытмасын өчен, Чепьядан фотографны да чакырдык. Нинди генә уеннар уйнамадык, татарча да, удмуртча да биидек-җырладык, шигырьләр сөйләдек. Бу кич безнең хәтерләребездә озакка сакланыр, без аерылышырга һәм өйгә кайтырга теләмәдек тә! Менә шулай тату, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә һәрвакыт булышып яшибез без. Доргада үткән кичәбездә Куныр авыл җирлегеннән ветераннар рәисе Клавдия Яковлевна Караваева да катнашты. “Мондый искиткеч гореф-гадәтләрегезне онытмагыз, киләчәктә дә шулай матур итеп бергә-бергә яшәргә насыйп булсын”, - дип теләкләрен җиткерде ул. Бар халык исеменнән зур рәхмәтебезне Герман Иванович Шакаевка белдерәсе килә. Ул күп еллар дәвамында машина-трактор паркында мастер-наладчик булып эшләде. Герман Иванович үз эшенең остасы иде – ул бөтен техниканы бик әйбәт белә. Герман абый Марья апа белән өч бала үстерделәр. Бүгенге көнгә җиде оныклары да бар. Герман абый улы, килене белән бергә тату яшиләр, Дорга авылында алар – иң яхшы гаиләләрнең берсе. Шулай ук безнең рәхмәт сүзебезне әйтәсе килә Фирдания һәм Николай Алексеевларга. Авылларыбызда клублар булмаса да, безне беркайчан да бернинди мәдәни чаралардан да калдырмыйлар, диләр Кургем, Кускем авылларыннан килгән кунаклар.
 

Наталья Жукова тәрҗемәсе.

Фото: Илсур Камалов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе