Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пүскән... мин бит синдә үскән

9 март көнне Кили мәдәният йортында Гарифуллинар гаиләсе, дус-туганнары белән бергәләп тамашачыларга искиткеч концерт куйдылар

Сәхнәдә талгын гына моң агыла...
“Туган авылым Пүскән, Мин бит синдә үскән...
Сагышларга, моңга уралып...”

Әлеге җыр белән Фәнис Гарифуллин залдагы тамашачыларны ниндидер бер сихри дәрьяга алып кереп китте. Сагышларны оныттырып агылган җыр күңелгә җылылык бөркеде. 9 март көнне Кили мәдәният йортында Гарифуллинар гаиләсе, дус-туганнары белән бергәләп тамашачыларга искиткеч концерт куйдылар. Программа бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Фәнис белән Илзиянең һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Аларның бергә тора башлауларына егерме ел икән инде. Бераздан, әлеге гаиләне котларга Фәниснең сыйныфташлары сәхнәгә күтәрелде. Алар әлеге пар сандугачка җылы сүзләрен җиткереп, уңышлар теләде. Нормабаш авылы кызы Илзияне үзенә яр итеп сайлаган Фәнис бер ул, ике кыз үстерә. Җыр-моңны яратып үскән балаларының чыгышын тамашачылар бик сокланып карады. Олы кызы Илүзә, улы Дәниф, кечкенә кызы Фирүзәнең җырлаган җырлары һәм апалы-сеңелле бергә парлап биегәннәре концертны тагын да җанландырды. Ә Фәниснең әти- әнисе Гөлфирә апа белән Фәхретдин абыйның сәхнә түренә чыгулары ямь өстенә ямь булды. Озак еллар иңне - иңгә куеп гомер иткән олы йөрәкле парларның бергә яшәгәннәренә илле ел булган. Фәхретдин абый белән Гөлфирә апа Пүскән авылында гаилә корып, берсеннән - берсе игелекле балалар тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Бүгенге көндә уллары, киленнәре, оныклары янәшәсендә бик бәхетле гомер кичерәләр.

Бу концертта, туган йортында ямь биреп торучы кадерле әти-әнисен хөрмәтләп килгән балалары, киленнәре, оныклары, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге изге теләкләргә кушылып, Тимирязев исемендәге җәмгыять исеменнән Лилия Рәйхан кызы күркәм парларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт дәртле биюләр һәм моңлы җырлар белән дәвам итте. Раилә Гарифуллина белән Рәзинә Борһанованың башкарган башкорт, мари, рус халык биюләре һәркемнең күңелен җилкендереп торды. Нияз Гарифуллин, Ранил Садыйков, Алия Романоваларның моңлы җырлары күңелгә хуш килде. Пүскән авылында күпләргә үрнәк булып яшәүче Гарифуллиннар гаиләсе, менә шулай тормыш һәм эш мәшәкатьләрен читкә куеп, халыкка ел да матур концерт тәкъдим итә. Татар эстрадасында танылган парлы артистларга караганда, үзешчән парлы җырчыларның концерты аеруча үзенчәлекле, матур уза. Пүскәннең моңлы сандугачларын халыкның яратып кабул итүе үзе бер шатлык. Бу тормыштан ямь-тәм табып яшәгән гаиләнең моң чишмәләре саекмасын, йолдыз булып озак балкып яшәргә насыйп булсын.

Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА,
Кариле авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт