Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Рафил Җәләлиев: «Талантыңа карап озаталар».

Бүгенге әңгәмәдәшем күпчелек райондашларга тамада һәм үзенчәлекле тавышка ия яшь җырчы буларак билгеле Рафил Җәләлиев.

- Рафил, үзең белән таныштырып үт әле.
- 1991 елның 25 мартында Арча районы Шура авылында туганмын. Миңа бер яшь тулганда, гаиләм Кенәбаш авылына күченгән. Әти-әнием, Аллага шөкер, исән-саулар, бертуган сеңлем бар.
9 сыйныфны Түбән Кенә урта мәктәбендә тәмамладым һәм 2006 елны Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Ул елны музыка бүлегенә курс җыймадылар, шуңа да мин башлангыч сыйныфлар укытучысына укырга кердем. Группа җитәкчем Гөлнара Гәрәева музыка укытучысы булганлыктан, миңа бәхет елмайды. Конкурсларга йөри башладым. Педагогик белем йортлары арасында үткәрелә торган җыр бәйгесендә 4 ел рәттән беренче урынны алдым.
- Мондый актив егет көллияттә гадәти студент кына булмагандыр?
- Укыган елларда параллель рәвештә шунда ук эшләргә дә туры килде: көллиятнең музыкаль бизәлеше өчен җаваплы идем (тавыш операторы, тавыш режиссеры).
- Бүген инде син Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты...
- Бирегә 2012 елда музыкаль белемемне күтәрү нияте белән, «Татар эстрадасы артисты» бүлегенә укырга кердем. Бүген Татарстанның халык артистлары Илсур Сафин һәм Кирам Сатиев кебек профессионалларда белем алам.
- Сәхнәгә беренче чыгуыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә! Мәктәп сәхнәсендә беренче җырлаган җырым сыерчык турында иде. «Кем ясаган ояны, сыерчык белә аны», - дигән сүзләре һаман исемдә (көлә). Сәхнәгә, җырга тартылу шул елларда башлангандыр дип уйлыйм. Ә зур сәхнәгә 2010 елда Рөстәм Закиров уздыручы «Пошалым чаналары» конкурсында җиңгәч чыктым. Филармония сәхнәсендә чыгыш ясап, беренче урын яулаган идем.
- Тагын нинди җиңүләрең бар?
- «Ягымлы яз - 2013» җыр фестивалендә 1нче урын, «Татар моңы» яшь башкаручылар конкурсында 3нче дәрәҗә лауреат.
- Кемгә охшап шундый моңлы син?
- Моң әтием ягыннан күчкәндер дип уйлыйм. Бабаем да бик матур җырлый иде.
- Беренче концертың булды дип беләм...
- 8 май көнне Кенәбаш авылында тәүге концертымны уздырдым. Халык бик җылы кабул итте.
- Туйлар алып баруга килсәк...
- Тамада булып эшләвемә 3 ел тирәсе генә әле. Айдар Галиәскәров белән танышып, бер төркем булып эшли башлаган идек. Башта җырлап кына йөрдем. Берсендә «Рәвешләр» юмор театры белән чыгып китте, алып бару миңа калды. Ул көнне сынатмадым һәм тамада булып эшли башладым.
- Еш кына олылар: «Артисттан күп кеше юк хәзер», - дип «төрттерә».
- Һәрбер эшнең үз үзенчәлекләре бар. Читтән караганда гына бар да җиңел. Туйда 6шар сәгать кешене авызыңа каратып тоту җиңел эш димәс идем. Артистлар арасында акча артыннан куучылар бар. Әмма: «Киемеңә карап каршы алалар, талантыңа карап озаталар», - дияр идем мин. Минемчә, бүген халыкка, милләткә хезмәт итүчеләр дә юк түгел.
- Кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт, иҗат чишмәң мәңге саекмасын!
Фото: http://vk.com/id34621756?z=photo34621756_326631396%2Fphotos34621756

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250