Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхмәт сиңа, энергетик!

Якты һөнәр ияләре - Энергетиклар алар. Тараталар өч эченә Һәрвакыт якты нурлар. Урамнарда ут сүнсә дә, Алар яктыртып китә. Салкын дими, буран дими Чакыргач килеп җитә. Авыр һөнәр ияләре - Энергетиклар алар. Бәйрәмнәре уңаеннан Һәйкәл куйсак та ярар. Эшләү дәрте, хезмәт белән Йөрәгең дөрләп яна. Син балкыткан утлар белән Яктырып...

Якты һөнәр ияләре -
Энергетиклар алар.
Тараталар өч эченә
Һәрвакыт якты нурлар.

Урамнарда ут сүнсә дә,
Алар яктыртып китә.
Салкын дими, буран дими
Чакыргач килеп җитә.

Авыр һөнәр ияләре -
Энергетиклар алар.
Бәйрәмнәре уңаеннан
Һәйкәл куйсак та ярар.

Эшләү дәрте, хезмәт белән
Йөрәгең дөрләп яна.
Син балкыткан утлар белән
Яктырып кала дөнья.

Илем матур, тормыш якты
Сез ут биреп торганда.
Ничек рәхәт яшәүләре
Көннәр балкып торганда.

Рәхмәт сиңа, энергетик,
Җылытып яктыртканга.
Сезнең хезмәтегез белән
Матур һәм якты дөнья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250