Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рухи байлык

Борнак авылында үз эшен чын күңел биреп башкаручы китапханә мөдире Лилия Хәбибуллина тырышлыгы белән экспонатларга бик бай булган «Туган як тарихы» музее булдырылды.

Монда 400 экспонат бар. Аларны авыл халкы тапшырган. Музейны карарга бик күп укучылар, житәкчеләр, язу-чытар килә. Хәтта күренекле журналист Искәндәр Сиражи да биредә булып музейга бик сокланган. Монда килгән һәр кеше үзенә рухи байлык ала, әби-бабайларыбызның яшәү шарты белән таныша. Монда нинди генә экспонатлар юк: чыпта, лампа, 200 ел элек чыккан акчалар, читекләр, бәбәй бишеге, суккан тастымал һәм тагын бик күп әйберләр.
«Мин яши торган ил» түгәрәге укучылары бу музейга һәрдаим килеп тора. Алар элеккеге тормыш турында бик күп мәгълүмат алалар, Лилия апа сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар.
Яңгул урта мәктәбенең «Мин яши торган ил» түгәрәге әгъзалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250