Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда ялларны истә калырлык итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр бар, дип белдерде брифингта Зилә Вәлиева.

Чираттагы видеобрифингта татарстанлыларның кышкы ялларын кызыклы һәм мәгънәле үткәрү уңаеннан, туристик сәяхәтләр һәм экскурсияләр оештыру турында мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Шулай ук "Казан Кремле" музей тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан тантаналы чара үткәрелү дә әйтеп үтелде.
"Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, Идел буе мөселманнары цивилизациясе белән таныштыра, мирасыбызны дөньяга таныта. Кол-Шәриф мәчете, Президентның резиденциясе кебек төп әһәмиятле объектлар биредә һәм ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән булуы белән дә туристларны үзенә җәлеп итә.
Казанда Иске Казан бистәсе күренешен торгызуда да күләмле эш башкарыла. Шулай ук шәһәрдә "Татнефть" оешмасы ярдәме белән интерактив яңа проект "Бозлавык чоры" гамәлгә ашачак. Бик үзенчәлекле проект, моны Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә күрергә мөмкин.
Изге Болгар шәһәрчеге, Свияжск музей-монастрь утравы, Чистай, Алабуга шәһәрләрендәге музей-тыюлыклар турында һәм аларга экскурсияләр үткәрүне оештыру турында чыгышлар яңгырады. Кышкы ялларда халык өчен махсус маршрут автобуслары билгеләнәчәк, дип тә белдерделәр.
Фото: http://kurs.ru/5/10120304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250