Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таузарда бөреләнгән, Нөнәгәрдә туган, Соснада, Балтачта яшәп иҗат иткән, әле Шоданыкы да. Кем ул? (+фоторепортаж)

Балтачның комсомол активистлары булган, бу оешмада төрле җаваплы вазифалар башкарган өлкәннәребез күптән түгел район үзәк китапханәсендә очрашты.

Капиталь ремонттан соң биредә күпләрнең беренче булуы икән. Яңалыкка, биредәге матурлыкка сокланып туя алмады ветераннар. Китапханәнең беренче катында урнашкан Таһир Ильясовның рәсемнәр күргәзмәсе балачакка, үсмер елларга, комсомол чорына  алып кайтыр өчен матур башлангыч булды. Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан, «Син комсомол, яшьлек хатирәм» дигән очрашуда ветераннар яшьлекләрен искә алды, Ленура апа Сафинаның “Балтачның балкышлы яшьлеге” китабы хакында фикерләр алышты.

Тарихта Ленин комсомолы кебек шундый зур көч-куәткә ия булган яшьләр хәрәкәтенең башка мисаллары юк та бугай. Комсомоллар туплаган бай тәҗрибә, үрнәк буларак, һичшиксез, хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш. Чарада без ул заманның гына түгел, гомерлек комсомол булып калган абый-апалар белән очраштык.

– Комсомолда эшләгән елларны гомеремнең иң бәхетле мизгелләре, дип саныйм, – ди әлеге очрашуның төп сәбәпчесе булган мәгариф ветераны Ленура Сафина. – Без бу эшкә шулхәтле бирелгән идек: төн уртасында уятып берәр эш кушсалар, шуны үтәргә дип бернигә карамый чыгып йөгердек.

Бүген дә шул рухта яшәүче Ленура Сафина Балтач комсомоллары турында китап язарга бик күп еллар элек алына. Материаллар тупланса да, китап бастырып чыгару эше озакка сузыла. Һәм менә, ниһаять, узган ел ахырында китап дөнья күрде.

– 2006-2012 елларда район башлыгы булып эшләгән Марат Зарипов булышлыгы белән комсомоллар тарихына багышланган материаллар туплау эше башланды. Материалларны туплауда ветеран комсомоллар зур көч куйды. 2016 елда “Хезмәт” газетасында да бу хакта белдерү бирдек. Шуның нәтиҗәсендә өстәмә материаллар тупланды. ВЛКСМның Үзәк комитеты съездында катнашкан комсомолларның, шул чорда эшләгән ветеран комсомолларның тормыш юлларын яктыркан материаллардан “Балтачның балкышлы яшьлеге” китабы барлыкка килде. Китапны чыгаруда Балтач гимназиясе, администрация, үзәк китапханә хезмәткәрләре күп көч куйды. Фотографлар Фәридә Иванова белән Радик Хәбибуллиннар вакытлар узу белән тузган фотоларга җан өрде, – ди автор.

Ленура Габделхакованың “Балтачның балкышлы яшьлеге” китабы районыбыз комсомолларына һәйкәл булды, дигән сүзләр чара барышында еш яңгырады. Хак сүзләр, чөнки комсомол тарихына багышлап китап чыгаручыларның беренчесе Ленура апа. Балтачыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да соклануын белдергән иде. “Иң элек үзем укып чыгам, аннан гына Советка алып барам”, дип зур рәхмәтләр белән кабул итте ул чагында китапны Фәрит Хәйруллович.

Очрашуда кем генә сүз алмасын авторның үз авылыныкы булуы белән горурланды.  Ветеран укытучы Мәдинә Зыятдинова әйтүенчә, Таузарда бөреләнгән, Нөнәгәрдә туган, Соснада, Балтачта яшәп иҗат иткән Ленура Сафинаны әлеге җирлекләр хаклы рәвештә үзебезнеке дип мактана ала. Ленура апа әле Шода авылы кызы да, чөнки гомер бүләк иткән, иң кадерле кешесе, газиз әнисе Гарифә Шоданыкы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ленура Габделхаковнага чын кунелдэн рэхмэт.Бик зур хезмэт.Килэчэк буыннарга тарихи мирас.Бу яшьлек иле хакындагы китапны укымыйча калмагыз.