Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Театр гардеробтан башлана»

“Театр гардеробтан башлана” дигән гыйбарә бар. “Театрга мәхәббәт балада кече яшьтән туа,” – дияр идем мин.

Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы сабыйларны һәрьяктан тәрбияләү, шул исәптән театр, әдәбият-сәнгатьне яратырга өйрәтү буенча эзлекле эш алып бара. Халык авыз иҗаты әсәрләре, бигрәк тә, әкиятләр аларның күзаллавын, сөйләм телен үстерү, әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уный.

Нәниләргә кече яшьтән әкиятләр уку, аларны рольләргә бүленеп уйнату, бармакларга курчакларның маскаларын куеп, мини-спектакльләр оештыру матур нәтиҗәләрен бирә. Бу эш, бигрәк тә, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән киң юнәлештә алып барыла. Бу төркемдә татар һәм башка халык әкиятләрен өйрәнү, берничәсен театральләштереп кую буенча матур нәтиҗәләргә дә ирештек.

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп, әти-әниләр һәм башка төркемнәргә дә күрсәттек. Бу нәни артистларыбыз Арчада ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы үткәргән “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә дә җиңүгә иреште. Министр Р.Т. Борһанов тарафыннан тапшырылган Диплом нәниләребез өчен генә түгел, ә хезмәтләре кергән тәрбиячеләребез өчен дә олы шатлык булды.

Ә ТНВ каналында бара торган “Манзара” программасында “Тукай язуы” дигән махсус тапшыруда безнең балалар катнашкан өзекне күрсәтү нинди зур сөенеч булды! Редактор Д.Ш. Гыйниятовның Рәхмәт хаты да безнең өчен кадерле бүләк.

Бу уңышлар безне алга таба да шушы юнәлештә эшне алып барырга рухландыра. Бары дәвамлы һәм күпкырлы эшчәнлек кенә матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Г.ЗӘЙНУЛЛИНА,
Р.ШӘРИПҖАНОВА,
Э.ГЫЙЛӘҖЕВА,
Кариле балалар бакчасы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле балалар бакчасы