Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урал күгендә Балтач йолдызы

Беркөнне "Яңа гасыр" каналыннан якташым Илнур Хәмидуллин турында язма күрсәттеләр. Зур горурлык хисе кичердем. Безнекеләр кайда гына яшәсәләр дә, югалып калмый.

Илнур белән бер мәктәптә укыдык. Шуңа да аның яшьлеге белән яхшы таныш. Ә менә гаилә корып читкә киткәч, ирешкән уңышлары хакында бары телевизордан гына ишетеп белдем.
Ул мәктәптә укыганда ук оста итеп гармунда уйный иде. Гомумән, алар сыйныфында музыкаль укучылар күп иде. Үзе дә җырчы һәм гармунчы булган сыйныф җитәкчеләре Гөлнур Хәбибуллина укучыларының сәләтләрен вакытында күреп, аларны үстерүгә зур көч куйды. Һәм Илнурның киләчәк тормышын шул юнәлештә дәвам итәргә теләп, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керүендә дә Гөлнур ханымның өлеше зур.
Илнур соңгы курста укыганда күрше факультетта укучы Урал кызы Зөлфия белән гаилә кора. 2005 елда Хәмидуллиннар гаиләсе Зөлфиянең туган ягына күченеп китә. Дүрт ел элек исә Садовый эшчеләр бистәсендә яңа йорт җиткереп чыгалар.
- Яшьрәк чакта балта остасы булып та, кирпеч-таш эшендә дә үземне сынап караганга өй салганда күп эшне үзем башкардым. Һәр өйрәнгәннең кирәге чыга бит аның, - ди Илнур.
Бүген Хәмидуллиннар гаиләсе Урал якларында яшәүче ватандашларыбызга армый-талмый хезмәт итә. Зөлфия "Йолдыз" җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ә Илнур курайчылар ансамблен җитәкли. Гомумән, биредәге бер генә чара да Хәмидуллиннар гаиләсеннән башка узмый. Илнур баянчы да, оста итеп җырлый да, шәп биюче дә. Зөлфия дә моңлы тавышы белән күпләрне сокландыра, дуэт буларак та чыгыш ясый якташларыбыз.
- Рус мохитендә яшәгәнгә күрә күп татар гаиләләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре югалып бара. Шуларны торгызу, саклап калу юнәлешендә дә күләмле генә эшләр башкарабыз, - ди Зөлфия.
Кызлары Зәринә дә сәхнә тормышы белән кайнап үсә. Кем белә, бәлки киләчәктә ул да әти-әнисе кебек үк артист булып куяр. Монысын киләчәк күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250