Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз – Эльвира Хади.

Кулымда әле генә табадан төшкән, борынны кытыклап тора торган типография буявы исе дә бетмәгән «Идел» журналыныӊ бу елныӊ 3 нче саны. Журналны ачуга, икенче биттә, безнен як кызларына гына хас мөләемлык белән, көлемсерәп якташыбыз, Балтач кызы Эльвира карап тора.

Яшь шагыйрәбезнеӊ бу журналда «Син булмасаӊ, телгәләнер дөнья..» дигән баш астында чыккан шигырьләре күӊелне кузгата, кеше җаныныӊ иӊ карангы почмагында булган серләр пәрдәсенә кагыла, һәр сүзе тирән мәгнәгә ия булып, аерым шәхес һәм милләт язмышына урала.
Тынлык.
Башта бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алды ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек...
Каян килеп чыкканнардыр тагын-
Һәркайсында битлек арты битлек.
Көлгән йөзләренә карый алмыйм:
Күңелемне шөбһә баса.
Шикле:
Менә алар чатыр корып куя,
Буяу түгә юлга, казан аса.
Түргә чакыралар - селкенмим дә,
Һәм каршыма берсе килеп баса:
«Ятсынма, - ди. - Безнекеләр генә,
Чит-ят кеше чакырмадык, әйдә,
Аш - казанда, чәй кайнады күптән,
Тилеләрме?
Ә тилеләр бәйдә.
Син бит кунак. Син нәкъ безнең төсле.
Ике кесәң тулып ташкан сердән,
Кер дә, әйдә, кунак итик сине,
Бер сөйләшик, әйдә, безгә кер дә...»
Ул елмая, алар барысы да
Күзгә карап елмаерга оста.
Ни кызганыч, бар антлары - ялган,
Ни кызганыч, сөюләре кыска.
Яннарына керсәм - яздырырлар,
Китсәм - миңа нәфрәтләре сөрсер.
Кача калсам, эзем төшсен диеп,
Әнә, юлга буяу түкте берсе...
Эзләремнән килеп төнгә каршы
Тәрәзәмне тырнап улар алар.
Көндезләрен морҗаларга качыр,
Төннәр буе төшләремне талар.
Юк, җиңелдән котылырмын димә,
Андыйлар бит җанга керә белә,
Битлекләрен килештереп киеп,
Хәнҗәр кадарга дип сиңа килә:
«Син булмасаң, телгәләнер дөнья,
Бер урамый китсәң - үпкәләрбез,
Синең өчен дога иткән - бездер,
Күз яшен дә син дип түккәннәр - без!»
Тезләнәләр, имеш, ә аркадан
Берсе кылыч тери -сизеп торам,
Мин - аларның яңа уенчыгы,
Яшәү көчен бирә алган корбан.
...Әкрен -әкрен буа барган уйдан
Бер уянсам саф һавага сусап,
Торам икән өнсез генә шулай
Җен туеның уртасында...
Юкса,
Башта бик тын, бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алган ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек...
Алар безгә ау ачырга тора,
Бу аларга тапшырылган нәзер.
Ә без исә ялгыз-ялгыз гына
Көрәшәбез.
Һәркем - батыр хәзер.
КИЧҮ
Син ерак.
Ә миндә сүзләрең яши.
Бу ятим ялгызлык - көзләрнең эше!
Мендәрең
...өстендә исең бар төсле,
Ничекләр сакларга ул газиз исне?
Таңнарда
Чәчемне тарап үрмисең.
Алдадың...
Һич кенә төшкә кермисең.
Үзең соң
Беркайчан сагынмадыңмы?
Өзелеп юксынам синле чагымны.
Кил, кара,
Күктәге соры ярыктан
Тәртипсез болытлар яңгыр ыргыта,
Өшедем,
ләкин син өйдә көтмисең.
Кайттыңмы диеп тә назлап үпмисең.
Тәрәзә төбеннән тәсбихың алам.
Нигә шул кадәр дә буш соң бу кала?
Суытты.
Көз сарган дөньяда яшим.
Син ерак,
Җиһанда иң газиз кешем!
Чыганак: http://kalebtatar.ru
Фото: http://www.idel-journal.ru/tt/component/k2/item/824-%D3%99d%D3%99bi-sud.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250