Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ялантауга ай кунган» яки шигъри җанлы аш-су остасы хакында

Кунакта татар әдәбиятына тыйнак кына, ләкин инде шактый ныклы адымнар белән килеп кергән Равилә Шәйдуллина, шулай ук милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали булды.

Балтач үзәк китапханәсендә “Әдәби марафон”ның чираттагы очрашуы узды. Кунакта татар әдәбиятына тыйнак кына, ләкин инде шактый ныклы адымнар белән килеп кергән Равилә Шәйдуллина, шулай ук милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали булды.

Моңарчы ишетмәгән автор булгач, интернетта эзләнеп, Равилә ханым турында менә нәрсә белдем: Равилә Шәйдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, эшмәкәр, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Ул – балалар һәм олылар өчен язылган җиде китап авторы.

Баксаң, Равилә ханым әдәбиятка күптән килгән, башлангыч иҗатындагы язмаларын ул бер капчыкка туплап барган. Аның шигырьләре, язмалары – һәммәсе тормышның үзеннән алынган. Равилә ханым хатирәләргә бирелгәндә тамашачы аның белән бергәләп, язучының балачагына, әти-әнисе, әби-бабалары яшәгән туган йортына, Теләче районының Алан авылына, Ялантауга күңелдән сәяхәт итте. Кичә барышында Равилә Шәйдуллинаның “Ел китабы-2017” бәйгесендә җиңү яулаган “Ялантауга ай кунган” китабы буенча фикерләр алыштылар. Әлеге  әсәренә язучы үзе дә рәхәтләнеп, яратып тукталды.

– Кечкенәдән язу белән шөгыльләнеп, көтмәгәндә генә аш-су остасы булып киттем. Бу – язу гына түгел. Иҗатымның укучысы булырга тиеш һәм алар биредә”, – диде Равилә Шәйдуллина.

Нурания Җамали әдибәнең “Үксезләр” фильмы буенча төшерелгән трейлеры белән һәммәбезне таң калдырды. Әлеге нәфис фильм кичәдә катнашучылар арасында да зур бәхәсләр уятты.

Кичә барышында Равилә Шәйдуллина гаҗәеп якты, ихлас шигырьләре дә тамашача күңелендә урын алды. Аның балалар өчен язган шигырьләрен нәни дусларыбыз татар, рус, удмурт, мари телләрендә яңгыратты. Дорга авылыннан Фирдания һәм Николай Алексеевлар Равилә Шәйдуллинаның шигырен көйгә салып, кунакларны табадан гына төшкән өр-яңа җыр белән куандырдылар.

Гаҗәеп тыйнак, укымышлы, данлыклы нәселнең лаеклы дәвамчысы, зыялы язучы Равилә Шәйдулина белән очрашу безне рухи яктан яңа югарылыкка күтәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә