Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Янил китапханәсе вакыйгасыннан соң рух төште”

“Янил китапханәсе вакыйгасыннан соң рух төште”, дип яза Кили авылы китапханәчесе. Ызандаш хезмәткәрен ришвәтчелектә гаепләү күңеленә тигән. Дөрес, Янил китапханәчесен яклаучылар күп булды, видеода бар да анык тасвирлана.

Тик китапханәченең генә йөрәге яралы, курчак театры да оештырган булган, халык алдындагы чыгышларын да күчергәннәр, чын мәгънәсендә күңеле төшкән.

Миләүшә апа да “Күңел биреп, канатлана-канатлана эшлибез бит, коллегам өчен йөрәгем әрнеде”, ди. Миләүшә Мәннановага боекмаска киңәш итәр идек, эше бара, хезмәте күренә. Соңгы вакытта авыл балаларын районның экологы Рамил Хаҗиев белән очраштырды, шулай итеп китапханә Кызыл китаплы да булды, язгы каникулда китап атналыгы үткәрде, Нәүрүз бәйрәмендә бик актив катнаштылар, Балалар китабы көнен дә билгеләп үттеләр. Әздән күңелләре була, әздән хәтерләре кала аларның да. Китаплар дөньясында кайнаган күңелләр нечкә шул алар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә