Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчыларга

Яңа мода хәзер җырчыларда, Бар да җырлый авылын сагынып. Тик берсе дә тормый авылында, Яши читтән генә табынып. Кайсы - аны төшләрендә күрә, Кайсы - каршысына чакыра. Өч тиенлек хезмәт куймаса да, Туган-үскән авылы хакына. Авыл халкы тора иртән дүрттә, Эше бетә кичке уннарда. Аның инде вакыты да калмый, Матур-матур...

Яңа мода хәзер җырчыларда,
Бар да җырлый авылын сагынып.
Тик берсе дә тормый авылында,
Яши читтән генә табынып.

Кайсы - аны төшләрендә күрә,
Кайсы - каршысына чакыра.
Өч тиенлек хезмәт куймаса да,
Туган-үскән авылы хакына.

Авыл халкы тора иртән дүрттә,
Эше бетә кичке уннарда.
Аның инде вакыты да калмый,
Матур-матур җырлар тыңларга.

Башка исем кушыйк бу җырларга,
Әйтик: «Ничек качтым авылдан?»
Авыл инде күптән үлеп бара,
Җелегенә кадәр суырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250