Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзебез сайлаган язмыш

Мәктәп һәм гаилә. Укытучы - бала - әти-әни. Шушы төшенчәләр янәшә булганда, бергә иңгә-иң куеп эшләгәндә генә белем-тәрбия бирү бербөтен була ала дип уйлыйм мин.

Безнең Норма урта мәктәбе коллективы тарафыннан ата-аналарны, авыл халкын берләштергән матур чаралар еш оештырыла. Мәктәптә даими үткәрелгән «Гаилә бәйрәмнәре» гаиләләр белән тыгыз элемтәне чагылдырса, уку елы дәвамында башлангыч, урта, өлкән сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән иҗат концертлары авылдашларны да ял иттерә.
Әле ноябрь аенда гына да 8-11нче сыйныф укучылары әти-әниләрен, туганнарын әниләр көненә багышланган концерт белән сөендергән иде. Ә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәп коллективы Норма, Кариле һәм тирә-як авылы халкына зур бүләк әзерләде. «Үзебез сайлаган язмыш» дип исемләнгән ял концертын авыл халкы түземсезлек белән көтеп алды: концерт алдыннан мәдәният йортында бер буш урын да калмады.
Исеменнән күренгәнчә, концерт программасы укытучыларның мәктәптәге тырыш хезмәтен һәм үзләре сайлаган һөнәрләренә мәхәббәтен дә, гаиләләре тормышын да, әти-әниләр белән эшчәнлеген дә үз эченә алган иде. Кичәгә кунак итеп чакырылган ветеран укытучыларга хөрмәт хисләрен директорыбыз Фәрт Хаҗиев үзенең җыры аша җиткерде. Сәнгать мәктәбе укытучыларының халык уен коралларындагы чыгышы мәктәбебездә балаларның сәләтен үстерүнең бер тармагын күрсәтте.
Әлеге концертта Яңа ел котлаулары да, тыныч тормышыбыз өчен корбан булганнарны искә алу мизгелләре дә урын алган иде. Рушания Фаруховнаның «Толымнарың синең» шигырен, Фәрт Хаҗиевның «Кайту» җырын әниләр, әбиләр күз яшьләре аша тыңлады.
Яшьләрнең җыр һәм бию ансамбльләре чыгышы концертыбызга ямь өстәсә, аерым башкаручыларның моңлы җырларын да халык бик яратып кабул итте.
Һәр мәктәпнең мактанычы - талантлы укучылары. Укытучыларын ихтирам итеп әлеге концертка килгән, тирә-якка танылып өлгергән җырчыларыбыз Алмаз Галиев, Инсаф Мәрдәновның чыгышларын да тамашачылар көчле алкышлар белән каршылады.
Коллектив көче белән әзерләнгән әлеге ял концертын авыл халкы бик ошатты: авылдашларның рәхмәт сүзләре белән көчле алкышлар мәдәният йортында озак яңгырап торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250