Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зилә Шәрипова: "Һөнәр лицее егетләре Норма урта мәктәбе кызлары белән сәхнәне гөрләттеләр".

Сәнгатьнең кайсы ягын алып карасаң да, искиткеч сәхнә әсәрләре тудырып, тамашачыны таң калдырырдай иҗат җимешләре иҗат итәргә була.

Кичә, ягъни 20нче февральдә булып узган Кили мәдәният йортындагы районкүләм "Шома бас"конкурсында катнашып кайтканнан соң шундый фикергә килдем. Яшь буынны сәхнәгә тарту, бию сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә махсус оештырылган әлеге чарада Норма мәдәният йорты исеменнән җирлегебездәге һөнәр лицее егетләре Норма урта мәктәбенең 9 - 10нчы сыйныф кызлары белән берлектә оешкан "Сүнмәс дәрт" бию түгәрәге катнашты.
Безнең бу коллектив тамашачы хозурына 4 бию тәкъдим итте. Эчтәлекләре буенча халык, эстрада һәм патриотик рухтагы биюләр иде. Укучылар сәхнәне гөрләттеләр. Гомер-гомергә авыл клубларының һәм мәдәният йортларының мәктәп белән кулга-кул тотынышып эшләвенең, мәдәни чараларда актив катнашуының тагын бер күркәм нәтиҗәсе булды бу.
Зилә Шәрипова,
Норма мәдәният
йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250