Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдән район мәктәпләрендә «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт алды

Бүген исә шул уңайдан Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы видеоконференция үткәрде. Биредә территориаль идарә белгечләре, җәмәгать инспекторлары катнашты. Сүз конкурсның таләпләре, үткәрү рәвеше хакында барды.

Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак. Биредә һәр укучы, мәктәп һәм муниципалитет буенча статистика формалаштырылачак.

Конкурс уку елы дәверендә уздырылачак. Чүплек фотоларын сурәткә иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. «Мәктәп эко-патруле» кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән. Әлеге конкурс тәрбияви әһәмияткә ия булудан тыш, табигать саклау органнарының рөхсәт ителмәгән урында чүп ташлауга каршы юнәлтелгән эшчәнлегенә дә ярдәм булачак. Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк. Чүплекне юкка чыгару турында укучыга да хәбәр ителәчәк.
Фото: http://khabtime.info/news/show/?id_blog=6728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250