Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

3 декабрьдә укучылар йомгаклау иншасын язачак

3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.

Моның өчен укучыларга 4 сәгатькә якын, ягъни 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Укучы үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алып керә ала. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерү катгый рәвештә тыела. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Фото: http://mishred.ru/ege/2000-rekomendacii-po-organizacii-i-provedeniyu-itogovogo-sochineniya-izlozheniya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250