Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе

«Мәгариф» журналы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесен игълан итә.

НИГЕЗЛӘМӘ

«Авыл укытучысы – 2019» конкурсы (алга таба – Конкурс) үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Әлеге Нигезләмә өлешчә «Мәгариф» журналының 2019 елгы март санында бастырыла һәм magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;

– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;

– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.

I. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Авыл укытучысы – 2019» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2019 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.

II. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс 3 этапта уздырыла.

I этап – 2019 елның 1 нче мартыннан 30 нчы июненә кадәр. (1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)

II этап – 2019 елның 1 нче августыннан 20 нче августына кадәр.

III этап – 2019 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.

2.2. I этапта катнашу тәртибе.

I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.

Темалар:

1. Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышы.

2. “WorldSkills Kazan 2019” чемпионаты укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда нинди роль уйный?

3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?

4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.

ЯЗМАДА АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ БАШКАРГАН КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ЧАГЫЛДЫРЫРГА, ҮЗЕГЕЗ САЙЛАГАН ТЕМА БУЕНЧА АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ

ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЯКТЫРТЫРГА ҺӘМ ШӘХСИ ТӘҖРИБӘНЕ УРТАКЛАШЫРГА КИРӘК.

2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2019@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы – 2019» конкурсына» дип искәртергә кирәк.

2.2.3. Катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2019 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. П2423, П2694, П2433, П2467 индексларының берсе буенча басма вариантка язылган очракта, Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылу http://magarif-uku.ru/tt/subscription/magarif-nn-7-12-2019 сылтамасы аша башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон версиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның «Электрон подписка» системасында теркәлгәндә күрсәткән мәгълүматы белән тәңгәл килергә тиеш.)

2.2.4. Язмага таләпләр:

– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманың берсен чагылдырырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;

– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә (Нигезләмәгә Кушымтаны карагыз); авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.

2.2.5. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– үзәккә алынган проблеманы республикадагы бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән карап чагылдыру;

– авыл укытучысы образын үзәккә кую, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгын яхшы аңлау;

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.6. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар www.magarifuku.ru сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларында публикация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarif-uku.ru, Магариф.РФ сайтларында басылып чыгу белән, аның авторы Конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.10 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.7. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.8. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә (язма 2019 елның 30 нчы июненә кадәр килсә дә, Интернет-сайтка, тикшерү узгач, соңрак та эленергә мөмкин); Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.9. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар арасыннан Оештыручы Конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2019 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.

2.2.10. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.10.1. «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә. Басма сертификатка редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшырыла. «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.

2.2.10.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертификатның бәясе – 250 сум, ә редакциядән килеп алганда 200 сумны тәшкил итә. Электрон сертификатның бәясе – 150 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки мagarif-uku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен сылтама: http://magarif-uku.ru/tt/subscription/avyl-ukytuchysy-2019-baygesenda-katna/Электрон сертификатка түләү өчен avyl-ukytuchysy-2019-baygesenda-katna-2 сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.

2.2.10.3. Сертификат алу ирекле. Катнашучының Сертификат алырга теләве яки теләмәве авторның эше белән бергә җибәрелгән гаризасында белдерелә (Нигезләмәгә Кушымта).

2.2.10.4. Әлеге Нигезләмәнең барлык таләпләренә җавап биргән язма авторы, үзенең мәкаләсе magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач та, ягъни I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертификат алырга хокуклы.

2.3. Конкурсның II этабын уздыру тәртибе

Конкурсның II этабы катнашучыларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этапта җиңгән 30 педагог катнаша. Алар Нигезләмәнең 2.3.1 пунктында тәкъдим ителгән 3 теманың берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш. Чарага башисемне автор, эчтәлектән чыгып, мөстәкыйль куя. Дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсен публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.

2.3.1. Темалар:

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе (татар теленнән дәрес эшкәртмәсе);

2. «Истәлекле дата»:

– 2019 ел – Театр елы (дәрестән тыш эшчәнлек);

– ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап;

* Язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел (нәсел шәҗәрәсе буенча дәрестән тыш эшчәнлек);

– Рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел (әсәрләре буенча дәрес эшкәртмәсе);

– Татар язучысы Миргазыян Юныс белән американ язучысы Эрнест Хемингуэй әсәрләрендә диңгез тематикасы (дәрестән тыш эшчәнлек).

3. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.

2.3.2. II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы редакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarif—uku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№ 8, 2019 ел) һәм magarif-uku.ru сайтында тәкъдим ителәчәк.

2.3.2. II этапка килгән эшләрне бәяләүгә Оештыручы «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.

2.3.3. Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә узу өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылырга мөмкин.

2.4. III этап – ачык дәресләр уздыру тәртибе.

III этап – ачык дәресләр ярышы – II этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында, түбәндәге тәртиптә үткәрелә:

2.4.1. III этапка чыккан Номинантлар исемлеге сайтында игълан ителә. Шунда ук III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.

2.4.2. III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.

2.4.3. Номинантларның эшен бәяләүгә компетентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.

2.4.4. Жюри, ачык дәресләрне бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңүчеләрне игълан итә.

2.4.5. III этапта катнашырга килгәндә, командировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның төрле этапларын үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы Конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

IV. БҮЛӘКЛӘҮ

4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының октябрь санында игълан ителә.

4.2. Конкурсның II этабында катнашучыларга һәм алар эшләгән мәктәпләргә «Мәгариф» журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.

4.3. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсның иганәчесеннән кыйммәтле бүләкләр бирелә.

4.4. Конкурсның III этабында төрле номинацияләрдә җиңгән катнашучыларга Грамоталар һәм редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырыла.

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), magarif-uku.ru сайтында, журналның vk.com, facebook.com челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.

magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл укытучысы