Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балкып янар өчен озак... (+фото)

Рамил абый, син инде ике дистә елдан артык безнең үзең яраттыра ааган йолдызлы күкләр хозурында. Иманлы балалар, онык-оныкчыкларыңның изге догалары сиңа ирешә торгандыр, иншалла.

Серле икән ул галәм!

Ниһаять, шактый еллар программадан төшереп калдырылган астрономия фәне кабат мәктәпләргә кайтты. Бу фән укытылмагач, балаларның галәм турында фикерли алмауларын соң булса да аңладылар булса кирәк өстәгеләр.

Чыннан да, бу бушлыкны бернинди нигезе булмаган астрологиянең чәчәк атуы, йолдызнамәләр, дөньяның бетүе кебек имеш-мимешләр, төрле фаразлар тутыра башлаган иде.

Галәм фәне диюгә, күз алдына укытучым Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев килеп баса. Урта белемне мин район үзәгендәге мәктәптә алдым. Ул чакта моннан тыш, Арчаның якын авылы укучылары да киләләр иде. Укытучылар коллетивы көчле, тәҗрибәле. Сызым, астрономия фәнен бик зыялы, мөгаллимлеге йөзенә чыккан укытучы укыта башлады. Без аның олы җитәкче – район мәгариф бүлеге мөдире икәнлеген соңрак белдек.

Укытучыбыз йолдыз, йолдызчыклар, Кояш, галәм, Ай, җиһан белеменең бөеклеге турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли. Әнә нинди серле икән ул галәм! Ай, кояш, җырларда җырланган Зөһрә, Чулпаннан тыш, никадәр планеталар, комета, метеоритлар бар икән! Дәрес саен яңа ачышлар, Рамил абый әнә шулай безне җиһан рухы белән тәрбияли.

Ул чакта күргәзмә әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Ә бер көнне ул безне кичен күк галәмен күзәтергә чакырды. Ерак дип тормадык, теләгәннәребез район үзәгенә киттек. Интернатта торучылар да безгә кушылды. Аяз йолдызлы кич. Укытучыбыз безгә йолдызларны танып белергә өйрәтә. Әнә Зур Җидегән (Чүмеч) йолдыз, Кече Җидегәне, Киек каз юлы...

Йолдызларның атылуы, Айның үзгәреп торуы, фазалары... күпме мәгълүмат! Шушы хакта сүз кузгалгач, элекке укучымның сөйләгәне искә төште. Арча педогогия училищесында укыгында, аларны төркем җитәкчеләре Шамил Мөхетдинов сандугач сайраганын тыңларга алып барган булган. Шигъри күңелле кызның хәтерендә дә сандугач моңы әнә шулай матур истәлек булып уелып калган.

Казанга укырга кергәч, Кремльдән астарак планетарий барлыгын белеп алдым. Шунда керү иң мавыктыргыч шөгыльгә әйләнде. Кул сузымында гына иксез-чиксез галәм, күк картасы, йолдызчыклар... Тукай әйтмешли, “... иксез-чиксез күк бит ул”.

Зыялы, әмма гади

Туган ягыма әйләнеп кайткач, юллама белән Рамил абый эшләп киткән Салавыч мәктәбендә укыта башладым. Искиткеч зыялы, эрудицияле шәхес буларак, ул мәгариф бүлеге мөдирлеге вазыйфасын 22 ел башкарган. Шунысын әйтергә кирәк, бу постта республикада иң озак эшләгән җитәкче ул. Район ул чорда урта белем алуга тулысынча күчү, яңа типовой мәктәп биналары төзү, материаль базаны ныгыту, кабинет системасына, хезмәткә өйрәтүле укытуга  күчү, хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итү кебек программаларны тормышка ашыруда уңышларга ирешкән икән, бу, һичшиксез,  аның оста җитәкче булуына бәйле.

Күп кенә бүләкләр иясе, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, республикада беренче булып. Н.К.Крупская медаленә лаек булган Рамил Фәйзрахман улы тормышта искиткеч гади, кешелекле иде. Дүрт тапкыр ТАССРның Укытучылар съездында делегат булып катнашкан, бик күп җәмәгать  эшләрен башкаручы да ул.

1978нче ел. Механизатор кадрларга ихтыяҗ булу сәбәпле, районда һөнәр бирү училищесы ачылгач, ул әлеге постта эшләргә ризалыгын бирә. Абруйлы эшен, урынын шушы яңа вазыйфага алмаштырырга нәрсә этәргән аны? Күрәсең, авырлыклардан курыкмау, эшкә гаять дәрәҗәдә җитди карау, үзеңне иң авыр постта кирәкле итеп тою аның яшәү принибы булгандыр.

Эшне нульдән башлыйлар дисәң дә була. Мәктәп яңа типовой бинага күчкәч, хәрәбә хәлендә калганын яңа ачылачак училище карамагына бирәләр. Ай ярымнан биредә булачак курсантларны кабул итәргә тиешләр. Эшне җимерекләрне төзәтүдән башлыйлар. Себердән хәтле такталар кайтартып, класс бүлмәләрен, идәннәрне ремонтлыйлар. Җиһазлар юнәлтергә дип, әле Арча, Кукмара, әле Казан, Алабуга  якларына чыгып китүләр... Ә бит ул чакта алар карамагында бер машина да, бер шофер.

Курсантларны җыю, алар өчен ашханә, тулай торак, производствога өйрәтү өчен биналар булдыру, хәзерлекле инженер-педагоглар туплау кебек авыр мәшәкатьләрне ерып чыгуда күпьеллык тәҗрибәсе, абруе да ярдәм итә. Лицей статусына кадәр ирешкән училище әнә шундый авырлыклардан үсеп чыга.

Бу хакта үзенең истәлекләрендә Рамил Фәйзрахман улы: “Шушы чорларда эшләгән директор буларак, мин шуны анык әйтә алам: нинди генә кыенлыклар, михнәтләр, югарыдан басымнар булмасын, без бу авырлыклар алдында каушап, чигенеп калмадык. Училищены таркатырга юл куймадык, үзебезгә тапшырылган бурычны намус белән үтәдек”, – дип язды.

Үз урамы бар

Лаеклы ялга киткәнче, соңыннан 10 елга якын райондагы Пионерлар йорты директоры вазыйфасын да намус белән үтәде. Разрядлы шахматчы буларак, ул бик күп яшьләргә шахмат серен өйрәтүче дә иде. Хәзер аның истәлегенә багышланган район шахматчыларының мемориаль турниры үткәрелеп килә.

Кызгыныч, 68 яшендә Рамил Фәйзрахман улы арабыздан китте. Чын мәгънәсендә зирәк, зыялы, кеше күңелен аңлый белә торган сизгер, тумыштан мөгаллим исеменә тугры булган, оста җитәкче Рамил Фазлыев районыбыз тарихында тирән эз калдырган олы шәхесләребезнең берсе. Андыйларның абруйлы исемнәре, кылган хезмәтләре күңелләрдә онытылмый, хәтердә мәңге җуелып кала.

Хәтер дигәннән, шуны әйтеп китәсем килә: бер укучым олы улының яңа өе белән таныштырырга чакырды. 32ел шәфкать туташы булып эшләгән, үзе дә чын шәфкать иясе Фәйрүзә, ялгызы ике улын үстереп, башлы-күзле итте. Менә олысына яңа өй дә җиткергәннәр. Салих Сәйдәшев урамындагы төп йорттан өскә күтщрелгәч, Балтачның яңа урамнарына килеп чыгасың. Элек басу булган җирләрдә тип-тигез яңа урамнар калкып чыккан. Бу инде каенлык ягындагы аска таба сөзәкләнеп төшкән яки хастаханә тирәсендәге имеш-мимешләргә ия булган җирләр түгел. Биектә булгангамы, искиткеч манзара: Ялтра, Кара күл яклары, сабантуй мәйданнары, тау битләре  уч төбендә кебек күренә, күзләрне иркәли. Урамның исеме белән кызыксынгач: “Фазлыев урамы”, диделәр. Районда бу фамилияне йөртүче ихтирамлы шәхесләр аз түгел, Кайсысы? Рамил Фазлыев исеме бирелгән урам икән. Менә бит, башкалабыз Казанда Салих Сәйдәшев, Һади Такташ кебек олуг затларның исемнәрен тар, кысынкы урамнарга биреп кимсетсәләр, бездә шәхесләрне зурлый да беләләр икән! Мин моны бер Рамил абыйны гына түгел,  ә аларның гаилә династиясен зурлау дип кабул иттем, чөнки бу гаилә кешеләре арасында районда аеруча мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә абруй казанганнар аз түгел.

Алмашчылары, дәвамчылары

Рамил абыйның әтисе Фәйзрахман абый белән әнисе Ситдикыя апа – күркәм  гаилә, мөгаллимнәр, чын мәгънәсендә эчке һәм тышкы матурлыкка ия кешеләр иде. Мин яшәгән фатир хуҗасы Әминә апаның: “Бу Фәиз абый (авыл халкы аны шулай дип йөртә иде) бигрәк күркәм кеше инде. Көлгәндә дә авызын кечекенә генә ачып, матур итеп көлә”, дигәне хәтердә. Ситдикыя апа исә йөзе, буй-сыны, сөйләшүе белән нәкъ Камал театры артисткасы Галимә Ибраһимова инде. Яшь чактагы фамилиясе дә үзенчәлекле – Бурнацкая.

Аларның кече уллары Дамир Фазлыев – галим, физика-математика фәннәре кандидаты. Углеводород чималы буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре. Дистәләгән фәнни мәкаләләре Россия һәм Америкадагы теоритик журналларда басылган. Әтисенең бертуган абыйсы Хәлил Фазлыев – районның аяклы тарихы, Салавыч мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән абруйлы шәхес, “Почет билгесе” ордены һәм күпләгән бүләкләр иясе. Аның улы  Марс Фазлыев Яңгул мәктәбенең ихтирамлы укытучысы, районның күпчелек физика укытучылары – ул тәрбияләгән алмашчылар. Икенче улы Илдар да озак еллар Чепья мәктәбендә мөгаллимлек итте, алар гаиләсенең эшен кызлары Фәридә шушы мәктәптә дәвам итә. Марс, Илдар абыйларның җәмәгатьләре Әнвәр, Ленура апалар – бөтен гомерләрен балалар дөнясына багышлаган мәгариф ветераннары.

Рамил абыйның җәмәгате Вәсилә Гобәй кызына аеруча җылы итеп тукталып китәсем килә. Гомере буе иренең терәге булып, гаилә җылысын саклап яшәгән Вәсилә апа, аның абруена ышыкланмыйча, меңләгән укучыларына ана теленә мәхәббәт уятты, яраттыра алды. Укытучы дигән изге исемгә тугры калган мөгаллимә үз һөнәре буенча бик күп алмашчылар әзерләде, аларга остаз булды. Үзем дә шушы юнәлеш буенча китүемә аңа бурычлы.

Күп еллар район ана теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булган Вәсилә Гобәй кызы Тататарстан укытучылар белемен күтәрү институты (ул чактагы исеме) үткәрә торган курсларда республика һәм башка төбәкләрдән килгән белгечләр каршында ел саен тәҗрибәсе белән уртаклашты. Лаеклы ялда булса да, Вәсилә апа табибә белемле кызы Рәйсә белән бергә дин юлында изгелекләр кылып яши.

Икенче кызлары Рәмзия – гаиләре традициясен дәвам итүче абруйлы белгеч, Балтач мәктәбендә география фәнен укытты. Фазлыевлар нәселендәге кияү-киленнәр, сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәт куючылар турында да күп язып булыр иде, язмам озынга китә.

Йомгаклап...

Рамил абый, син инде ике дистә елдан артык безнең үзең яраттыра алган йолдызлы күкләр хозурында. Иманлы балалар, онык-оныкчыкларыңның изге догалары сиңа ирешә торгандыр, иншалла.

Язмамны күптән түгел арабыздан киткән милләтебезнең асыл улы Илһам Шакировның соңгы җырындагы сүзләр белән тәмамлыйм:

Мин бит тере йолдыз сыман,

Балкып янар өчен озак

Мәңгелеккә китеп барам.

Илсөя Һадиева

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт,Илсөя бу бөек шәхес Рамил абый турында язуына. Дога булып барсын,без аларга карап, укытучы хонэрен сайладык.