Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә «Сорнай» китабын тәкъдир итү кичәсе булды (фото).

22 нче гыйнвар көнне 9-10 сыйныф укучылары өчен бик матур чара булды.Әлеге чарада мәктәбебез ветераны Мәгъсүм Абдулла улы Мөхәммәтҗановның «Сорнай» китабы тәкъдир ителде.

Чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган бу истәлекле очрашу пионерия еллары истәлеге белән башланып китте, чөнки автор тормыш китабының 40 елдан артык битен балалар белән эшләүгә багышлаган.
"Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт" китабы минем өчен укырга аеруча якын булды. Искиткеч бай материал, данлыклы пионер юлы турындагы мәгълүматны бөртекләп җыйнап тупланган китап. Пионер тормышы ул балачак бәйрәмнәре, быргы, барабан тавышлары, походлар һәм кичке учаклары, очрашулар, балачак маршлары гына түгел бит. Ул эзләнүле тормыш, илнең үсеше, яшәеше белән тыгыз элемтәдә, бергү үрелеп барган чор. Ул патриотик башлангычлар чоры, наданлыкны бетерүгә катнашу, фронтка ярдәм итү, дару үләннәре җыйнау; яшь эзтабарлар отряды һәм хезмәт десантлары, сугышчан дан бүлмәләре һәм музейлар барлыкка килү; жәмгыять өчен файдалы хезмэт һәм онытылмас тимурчылык отрядлары туган чор.
Мәгариф тарихын өйрәнеп, "Ташны ярып үскән гөлләр","Алгарыш ташкыны, ак җилкәннәр", "Пионер эзләреннән"; әрәмәләр шаулавына кушылган Янгул авылының вакыйгалар агышы чагылган "Әрәмәләр шавы"; районыбызның гөрләп әйдәп барган оешмалары булган МТС, РТС, "Сельхозтехника"ның гыйбрәтле күп еллык тарихы язылган китаплары аша укытучы-ветераныбыз Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗанов турында "тузанда да гөл үстерерлек замандашыбыз ул"- дип әйтәсе килә.
Үз тарихын белмәү яисә белергә теләмәү - бу, минемчә, рухи бәхетсезлек. Әмма безнең тирәбездә Мәгъсүм Абдуллович кебек, тарихи вакыйгаларга битараф булмыйча, энҗе бөртекләредәй истәлекләрне туплаучы, йөзләрчә кешенең үткәне, язмышын сурәтләп, киләчәкне күзалларга, фикерләргә жирлек бирүче кешеләр булганда киләчәк буыныбыз тарих чоңгылларында югалмас дигән өмет яши.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Закирова Руфия Әдһәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250