Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның “Сөенеч” балалар бакчасында министрны инглизчә сәламләп каршы алдылар (фото).

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы белән танышты.

Балалар белән аралашып, аларның чыгышларын тамаша кылды. Инглиз һәм рус теле укыту төркемнәрендә сабыйлар кунакларны инглиз телендә сәламләп каршы алдылар. Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: "Иң мөһиме - аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр яңа сүзне аңлап, белеп калырга тиешләр. Киләчәктә алар шуңа нигезләнеп камилләшәләр", - дип ассызыклады. Энгель Фәттахов мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нинди төр алымнар кулланылуы хакында кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250