Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мәгариф учреждениеләрендә төзү һәм төзекләндерү эшләре

Мәгариф учреждениеләрендә төзү һәм төзекләндерү эшләре матур гына тормышка ашырыла.

2013нче елда 40 урынга Көшкәтбаш балалар бакчасы, быелның февралендә Әтнәдә 15әр урынга исәпләнгән башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, табиблык ярдәме күрсәтү пунктын һәм клубны үз эченә алган күпфункцияле үзәк ачылды. Таузар авылында да шундый ук үзәк ачылу көтелә. Бүген район үзәгендә төзелеп килүче балалар бакчасына шатланмаган кеше юктыр.
Салавыч һәм Пыжмара мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу эшләр өчен республика бюджетыннан 28 миллион 363 мең сум, район күләмендә дә акча бүленде. Башка мәгариф оешмаларында төзекләндерү эшләре район администрациясе, күмәк хуҗалыклар, әти-әниләр ярдәме белән алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250