Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта әти-әниләр артистка әверелгән?

Быел Россиядә театр елы дип игьлан ителгәч, бу сүзләрнең мәгьнәсенә тагын да ныграк төшенә барабыз. Бердәм булып районыбызның барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре театр уйнарга алынып килә.

“Бөек Тукаебыз театр сәнгате турында “Театр яктылыкка, нурга илтә”,- дип язып калдырган. Быел Россиядә театр елы дип игьлан ителгәч, бу сүзләрнең мәгьнәсенә тагын да ныграк төшенә барабыз. Бердәм булып районыбызның барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре театр уйнарга алынып килә.

Шуның кечкенә генә бер мисалы булып, шушы көннәрдә генә 1 номерлы ясле-бакчаның кече яшьтәгеләрнең 2 нче төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре көче белән сәхнәләштерелгән “Шалкан” әкияте булды. Бу чара, бер яктан әти-әниләрнең осталыгын күрсәтеп торса, икенче яктан балаларны тәрбияләү чарасы да булып торды. Әкият геройлары аша балалар өлкәннәрне хөрмәт итәргә, үзара тату һәм дус булырга өйрәнделәр, туган телебездә матур итеп сөйләшү күнекмәләре алдылар. Менә шулай итеп, коллективыбыз әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булып, матур гына эшләп килә, зур рәхмәт аларга”,- дип хәбәр итә безгә төркем тәрбиячесе Гөлназ Гыйльметдинова.

Фото: Г.Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы