Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Барлык телләр дә мөһим

Күптән түгел Чепьяда «Федераль дәүләт таләпләренә (ФГТ) һәм II буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС) күчү шартларында милли белем бирү киңлегендә тел дисциплиналарына укыту методикасы» дип аталган беренче төбәкара фәнни-гамәли семи­нар булып узды.

Биредә Татарстан Республикасының кайбер районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Удмуртия һәм Мари Иле Республикаларыннан вәкилләр катнашты. Кунак­лар иң элек ипи-тоздан авыз итте, аннан соң мәктәп фойесында укучылар башкаруында милли биюләрне тамаша кылды. Идел буе федераль университетының белемне күтәрү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов, икътисад, идарә һәм хокук институты мөгаллимәсе Зифа Зарипова, Мари мәгариф институтының мари филологиясе һәм мәдәнияте кафедра­сы мөдире Елизавета Игнатьева чыгышы тыңланды. Телләрнең әһәмиятлелеге турында сөйләшкәндә Рәис Шәйхелисламов: «Туган тел яки рус теле кайсы мөһимрәк дигән сорау урынсыз. Телләрнең икесе дә мөһим. Әмма рус теле камилләшергә ныграк ярдәм итә», диде. Бары туган телеңне яратканда һәм аны камил белгәндә генә башка телләрне дә хөрмәт итеп була дигән фикерләр дә яңгырады. Гомуми җыеннан соң семинар үз эшен алты секциягә бүленеп дәвам итте. Мари балалар бакчасында ФГТның тормышка ашуы, ФГОСка күчү шартларында татар, удмурт, мари телләрен һәм әдәбиятларын укыту методика­лары турында түгәрәк өстәл артында сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250