Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИда үзгәрешләр көтелә

Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

Бердәм дәүләт имтиханнары акрынлап электрон төргә күчәчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

“Бердәм дәүләт имтиханнарын, һич арттырусыз, бөтен ил көтә. Ул камилләшергә тиеш һәм заманга ярашлы итеп камилләшәчәк тә. Бүген без аны акрынлап компьютер төренә күчерәбез. Мәсәлән, информатика буенча БДИны хәзер шулай тапшырырга була. Санлы технологияләрне башка фәннәргә дә, мәсәлән, физикага да кертү турында уйлыйбыз. Әлегә бу хакта фикер алышу бара”, — ди министр.

Ольга Васильева, шулай ук, контроль-үлчәү материалларына гамәли күнекмәләрне бәяләүгә юнәлтелгән биремнәр кертеләчәге турында да белдерде, дип яза Кызыл таң.

Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди