Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр турында мәгариф идарәсе методисты аңлата

2014-2015 нче уку елы әле генә башланган кебек булса да инде беренче яртыеллыгы узып та китте. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында хәйран гына үзгәрешләр бар. Бердәм дәүләт имтиханнары апрель, май, июнь айларында үткәреләчәк. Башка еллардан аермалы буларак быел декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан инша, ә кайбер мөмкинлекләре чикләнгән балалар изложение яздылар.
Сочинениенең (изложениеның) нәтиҗәсе "зачет" һәм "незачет" дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе "зачет" булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә "незачет" икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, апрель аенда кабат сочинение язарга тиеш була. Бу мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучыларга да кагыла. Алар мәгариф идарәсенә яки үзләре тәмамлаган мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен һәр кеше дә мәҗбүри сочинение язарга тиеш була.
2015 нче елда кертелә торган үзгәрешләрнең тагын берсе - математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханың база һәм профиль дәрәҗәдә тапшыру. Математикадан имтихан ике көндә уздырылачак. Профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнәчәк. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнәчәк. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Быел чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яки икесенең берсен тапшыра ала. Кабат бирәсе булган очракта укучы имтиханның база дәрәҗәсен генә бирә алачак.
Укучы үзе сайлап ала торган фәннәрдән чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, шулай ук, үз эченә язма һәм телдән өлешләрен ала. Телдән булганы чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән имтихан тапшырганда уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл биреләчәк. Димәк, язу өлешендә - максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә - 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы - 22.
Укучы сайлап алу фәннәреннән минималь баллны җыя алмаса, сентябрь аеннан соң кабат бирә ала.
Быел бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмаячак.
Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар! Шушы вакытка кадәр өйдә дә, мәктәптә дә уртага салып сөйләшеп, сез керәсе уку йортына нинди имтиханнар кирәк булачагын ачыклап, кирәкле фәннәрне сайлавыгызны көтеп калабыз. Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшырганда Сезгә уңышлар телибез.
Фото: http://www.vse-dni.ru/2014/06/EGJev2015godu-kakieizmenenijabudutvEGJe2015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250