Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген гимназиядә тоталь диктант яздылар+ фотолар

Гомуми диктантны билгеле бер көндә, ил белән бергә, 15 ел язалар инде.

Бүген төштән соң Балтач гимназиясендә рус теленнән тоталь диктант яздылар. Диктант язарга укытучылар, әти-әниләр, югары сыйныф укучылары килгән иде, ирекле килүчеләр дә булды.

Менә, мәсәлән, "Мәйдан" каналында эшләүче, ялга кунакка кайткан авылдашым Ландыш Гарифуллина ел да диктантны ирекле рәвештә яза, беркем дә килергә кушмый, мәҗбүр итми:

- Мондый чаралар үзе үк кызык бит ул. Быел текст та җайлы иде, -ди ул.

Гомуми диктант быел уналтынчы мәртәбә язылды. Аны  билгеле бер көндә, ил белән бергә, 15 ел язалар инде. Новосибирский университетында башлаган булганнар (шуңа да диктантның Ватаны - Новосибирский каласы), хәзер исә Бөтенрәсәй, Камчатка, Антарктида да, һ.б.   язалар. Быелгысын язучы Павел Басинский әзерләгән. Текстны әзерләгәндә бик дулкынландым, ди язучы (диктант яза башлаганчы видеоролик күрсәтеп алганнар иде). Шунда ук "нигә кирәк ул диктант, грамоталылык кемгә хаҗәт?" дигән җәмгыятьтәге сәер сорауларга да җавабы бар язучының:"Грамоталылык ул дөрес һәм образлы итеп уйларга, фикер йөртергә, сөйләшергә өйрәтә", ди. Диктант Максим Горькийның "На дне" дигән пьесасыннан алынган өзек буенча иде. Кемнәр диктант язган, нәтиҗәләрне махсус сайттан, шәхси кабинетыннан карый ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тоталь диктант