Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасы балалары 4 телне белә?!.. (+фото)

Балалар һәм тәрбиячеләр килгән кунакларны җылы каршы алдылар, рус,татар, удмурт һәм инглиз телендә сәламләделәр.

26 нчы апрель көнне МБМББУ “Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасында” “Гаиләдә һәм балалар бакчасында икетеллелек  мөхите булдыруда педагогларның профессиональ осталыгын үстерү“ темасына семинар үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр килгән кунакларны җылы  каршы алдылар, рус,татар, удмурт һәм инглиз телендә сәламләделәр.  

 Семинар методик эшен башлап җибәрде. Уртанчылар төркемендә тәрбияче Гөмәрова Фәния Шәмсетдин кызы “Күчмә кошлар”, мәктәпкә әзерлек төркемендә рус теле тәрбиячесе Гыйбадуллина Зилә Николай кызы “Яз” темасына ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шөгыльләрдән соң тәрбиячеләр Фёдорова Светлана Александр кызы, Каюмова Гөлназ Насыйх кызы тарафыннан ташландык материаллар кулланып мастер-класслар оештырылды. Мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары белән тәрбиячеләр Нигаматуллина Гөлнара Фирдән кызы һәм Мөҗипова Гүзәл Әхмәт кызы әзерләгән “Өч кыз” әкияте семинарга ямь өстәде.

Әти-әниләр һәм бакча педагоглары тарафыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәсе район педагогларында зур кызыксыну уятты.  

Гомумән алганда бакчабызның педагогик эшчәнлеге һәм икетеллелек булдыру югары дәрәҗәдә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы