Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Борчылмагыз. Нормадагы лицей ябылмаган.

Районда: «Нормадагы лицей быел укучылар кабул итми, ябыла икән. Балаларыбыз кая барыр инде?» - дигән сүз таралды. Шушы сорауны без әлеге уку йорты директоры Нияз Филсур улы Хәкимовка бирдек.

- Кайгырмагыз. Ябылмый уку йортыбыз. Бары тик статусы гына беркадәр үзгәрде. Хәзер без Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы булып торабыз.
Мәгариф системасындагы оптимальләштерү безгә дә килеп җитте. Бездә уку хәзер урта һөнәри белем бирүгә тиңләште. Быел чыгарылыш кичәсендә бездә белем алган 83 егет һәм 11 кызга авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, тракторчы-машинист һәм пешекче-кондитер һөнәрләре буенча дипломнар тапшырдык. Мондый диплом өчен әлегә кадәр 4-3 ел укыткан булсак, хәзер 3,5-2,5 ел укырга кирәк булачак.
- Филиал булып калгач беренче курска укучылар алу кимемәдеме?
- Мастерлык һөнәренә 25 бала алдык. Тагын 25е тракторчы-машинистлар хәзерләү группасына язылды. 20 укучыдан пешекче-кондитерлар группасы туплыйбыз. Соңгысында бюджет урыннары бар әле.
- Кыска сроклы курслар да бар ич әле сездә.
- Әйе. Алар быел да эшләячәк. 15 августтан җиңел һәм йөк машиналарын йөртү хокукын алырга теләүчеләр өчен курслар башлыйбыз. Ел саен В, С категорияләренә тракторчы-машинистларны, ЭВМ операторлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр укытабыз. Мәшгульлек үзәге белән элемтәбез әйбәт, укырга аннан да күп җибәрәләр.
- Инде филиал гына булып калгач барысын да үзәктән ялынып аласы булмыймы? Лицейның матди хәле, базасы начараймасмы?
- Хәзерге базабызда укучыларга тиешле белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Районга кайткан беренче «Дон» комбайны бездә. Мастерларыбызның тырышлыгы белән йөреп торган көне. Комбайн белән бер тирәдә кайткан Т-150 тракторы да һаман хезмәттә.
Иске булсалар да, чәчкеч-культиваторлар, сука-тырмалар җитәрлек. Машина йөртергә өйрәтү өчен 4 җиңел, 3 йөк машинасы файдаланыла. Оптимальләштерү менә шуларны хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек яңа техникаларга алыштыру мөмкинлеге бирер дигән уй бар. Быел машина йөртергә өйрәтү өчен үзебез эшләп тапкан акчага тренажорлар алдык. Яңа уку елына класс бүлмәләрен, кабинетларны ремонтлыйбыз, яңа уку кирәк-яраклары алабыз. Яңаруга өмет бар.
- Димәк, училище бетми, яши, яңара дип сөендерә алабыз район халкын.
- Әйе, киләчәктә дә бик күп яшьләрне һөнәрле итәчәкбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250