Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашта шәхесләрне олылый беләләр (фото).

Бөрбаш урта мәктәбенеӊ башка белем бирә торган уку йортларыннан аермалы буларак, үзенеӊ яшәп килгән аерым традицияләре бар.

Мәктәпне бетергән укучылары белән даими очрашулар, аерым гаиләләрне олылау, әтиләр белән алып барылган күркәм эшләр - болар барысы да авыл халкын мәктәп белән бердәм яшәп, тәрбия һәм укыту юнәлешендә үлчәнгән адымнар ясарга мөмкинлек бирә.
Ә инде укытучыларныӊ, тәрбиячеләрнеӊ юбилейларын - гомер бәйрәмнәрен зурлап үткәрү, авыл мәдәният йорты сәхнәсе түрендә гомерен укыту һәм тәрбия өлкәсенә багышлаган шәхесләрне олылау - монысын да бөрбашлылар үзләренә генә хас булган җылылык, миллилек белән, хисле итеп үткәрәләр.
Менә 16 январь көнне мәдәният йортына җыелган укучылар һәм укытучылар, авыл халкы һәм мәгариф ветеранннары, килгән кунаклар бергәләшеп зур бәйрәм уздырдылар. Олы тантананыӊ түрендә Бөрбаш урта белем бирү мәктәбе директоры, 38 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган, аныӊ 20 елдан артыгын җитәкчелекнеӊ авыр йөген тарткан Гүзәл Бариева иде.
Пионервожатый, мәктәп комсомол секретаре, ВЛКСМ райкомыныӊ икенче секретаре, урта мәктәптә завуч һәм директор вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарган шәхесне олылаучылар бихисап иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, Татарстанныӊ баш казые, китаплар авторлары, бергә пионер, комсомол оешмаларында эшләгәннәр - һәммәсе дә юбиләр турында җылы сүзләр җиткерделәр.
Бәйрәмнеӊ түрендә Гүзәл Бариева белән бергә, аныӊ беренче укытучысы, класс җитәкчесе һәм ихтирам иткән остазларыныӊ бергә булуы кичәгә аеруча бер үзгәлек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250