Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гаиләдә әти тәрбиясе.

Сабый чактан бала әти-әнисенең шәхси үрнәгендә тәрбияләнеп үсә, аларның үзара гаилә мөнәсәбәтен күңеленә сеңдерә. Мин бу фикерем белән яңалык ачарга җыенмыйм, ул - күптәннән килгән хакыйкать. Тик соңгы елларда гаиләдә әтиләрнең бала тәрбияләүдә роле җитәрлек түгел.

Минем белән күпләр, бигрәк тә, тәрбияче-укытучылар килешер дип уйлыйм. Әмма балалар өчен ата тәрбиясе, аның балага йогынтысы мөһим роль уйный. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең : "Әти кешенең баласына калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия" дигән хәдисен истән чыгармасак иде.
Безнең Кариле балалар бакчасы бу юнәлешкә зур игътибар бирә. Тәрбия эшчәнлегендә әтиләр белән бергә бердәм булу, аның күркәм нәтиҗәсен күрү һәрберебез өчен дә күңелле. Әмма системалы рәвештә үткәрелгән тәрбия чаралары аша гына бу камиллеккә ирешергә мөмкин. Өйдәге мул җиһаз, кыйммәтле кием, уенчыклар гына да әти назын, әти тәрбиясен берничек тә алыштыра, чын шәхес тәрбияли алмый.
Үзебезнең кечкенәләр төркемендә әтиләр турында күбрәк белү өчен "Әтием минем якыным" дигән исем астында альбом төзи башладык һәм аны гел тулыландырып торабыз. Әтиләр балачакта нинди уеннар уйнаган, шуларны балаларга өйрәтү дә үзара мөнәсәбәтләрне тагы да якынайта. Кайбер әтиләр нигәдер баласын физик хезмәттән читләштерә, аны эш башкарганда бары комаучаулаучы дип саный. Ә бит кечкенәдән әти янында аның ни дә булса башкарганын күреп, белеп, күнекмә алып үскән бала мөстәкыйль, актив була. Хезмәткә өйрәнеп үсә.
Әтиләре тарафыннан ясалган кул эшләре күргәзмәсендә аның баласы да "Әти белән бергә ясадык" дип горурлана. Игътибар итегез әле: әтисенең хәрәкәтләрен кабатларга, әтисе кебек булырга тырышмаган бала бармы икән?! Шөкер, бакчабызда үрнәк итеп күрсәтердәй әтиләребез аз түгел. Авыр эш көненнән соң баласы белән бергәләп күңел ачарга да, уйнарга да, эшләргә дә вакыт таба алар.
Гөлшат Зәйнуллина,
Рүзилә Шәрипҗанова
Кариле балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250