Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Икенче яшьлеккә кайту

Быел Балтач, Түнтәр һәм Чепья урта мәктәпләренә капиталь ремонт үткәреләчәк. Шул уңайдан эш барышы белән танышу максаты мине Балтач урта мәктәбенә алып килде.

Узган уку елында Норма, Карадуган, Көшкәтбаш мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Төзекләндерү эшләреннән соң белем учаклары икенче яшьлекләрен кичерде. Бу исемлектә Балтач урта мәктәбе булса да, күп чыгымнар сорау сәбәпле, ремонт эшләре бер елга кичектерелгән иде. 2012-2013нче уку елы башланып өч ай үтүгә, ниһаять, Балтач урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башланып китте.
1974нче елда төзелгән мәктәпне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 19 миллион 543 мең 600 сум акча каралган. Ремонт барышында иң беренче чиратта тәрәзәләр һәм канализация яңартыша, керү һәм чыгу ишекләре, суүткәргеч торбалар, электр һәм җылыту системалары тулысынча яңага алыштырыла, мәктәп эчендәге бәдрәфләр ремонтланып, заманча итеп җиһазландырылачак. Өлешчә түбә һәм фасад эшләнәчәк. Бүген түбә ремонты тәмам. Өченче катта да төзекләндерү эшләре тәмамланып, уку кабинетлары куллануга тапшырылды.
- Ремонт эшләре уку процессына зыян китермиме?, - дип кызыксынам мәктәп директоры Илсур Шиһабетдиновтан.
- Төзекләндерү эшләрен башкаручы «Водстрой» ширкәте белән аңлашып эшләү нәтиҗәседер инде, ремонт эшләре уку процессына аяк чалмый. Тавышлы эшләр күбрәк дәресләрдән соң башкарыла. Аннан соң буш сыйныф бүлмәләре булу да ярдәмгә килә.
- Ә эш сыйфаты ничек? Сез канәгатьме?
- Егет-кызларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Мастер Миңсур Сабирҗанов җитәкчелегендә эшләүче егетләр үз эшләренә намус белән карап, вакыт белән исәпләшми тырышып хезмәт куя. Шуңа да башкарылган төзекләндерү эшләренең сыйфаты яхшы дип әйтәсем килә. Ремонт эшләреннән мәктәп коллективы да читтә калмый. Реконструкция эшенә, идән сүтүдә һәм чүпләрне җыештыруда укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә зур өлеш кертә. «Төзекләндерү эшләрендә әти-әниләрнең ярдәменә дә таянабыз. Безне аңлап, ярдәм итүләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез», ди мәктәп директоры.
Коридорлар ремонты район бюджеты хисабына төзекләндерелә. Ә менә сыйныф бүлмәләрен ремонтлау финансланмаганлыктан, биредә төзекләндерү эшләре әти-әни һәм балалар көче белән башкарыла.
Ремонт эшләренең барышы белән танышканнан соң башкарылган кадәре чыннан да канәгатьләнерлек дигән нәтиҗәгә килдем. Инде алда башкарыласылары да сыйфатлы булып, вакытында төгәлләнсен иде. Киләсе уку елын матур, зәвыклы итеп эшләнгән белем йортында каршы алу насыйп булсын.
Рәсемдә: сыйныф бүлмәләре ремонттан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250