Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"IT-Чемпион" конкурсы бара һәм дәвам итә

Интернет челтәрендә Татарстан Республикасының дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) эшләп килә.

Бүгенге көндә әлеге портал аша 150гә якын төрдәге хезмәт күрсәтү оештырылган, монда барлык түләүләрне дә электрон вариантта башкарырга була.
Татарстанда чираттагы "IT - чемпион" конкурсы бара. Быел әлеге бәйгедә аерым укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнаша. Призлар да кызыктырырлык - өлкәннәр арасында электрон дәүләт хезмәтләрен актив таратучы укучыларга - ноутбуклар, ә мәктәпләргә компьютер җиһазлары комплектлары бүләк итәләр.
Татарстан чиновниклары шундый конкурслар ярдәмендә электрон дәүләт хезмәтләре күләмен 70 процентка кадәр җиткерүне күздә тоталар. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон төрләрен популярлаштыру, порталны халыкка тарату һәм аңлату, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатында 1 мартта мәктәп укучылары арасында "IT-Чемпион" дигән Республика конкурсы башланып китте.
Укучылар өлкәннәрне дәүләт муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы белән таныштыралар, шәхси кабинет белән эш итәргә һәм электрон түләүләр башкарырга өйрәтәләр.
- Быелгы "IT - чемпион" конкурсына ике зур үзгәреш кертелде,- дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм министрының урынбасары Андрей Поминов.
- Беренчедән, бәйге элеккеге кебек өч этапта түгел, ике этапта гына узачак. Беренче этапның йомгаклары май аенда, җәйге каникуллар алдыннан билгеле булачак. икече этап һәм ел буена бәйге нәтиҗәләренә декабрьдә йомгак ясалачак.
Беренче этапта катнашучылар икенчесендә дә катнаша ала, ләкин аларның алдан җыйган баллары саналмаячак."Иң актив укучы" - ноутбук, "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүчеләр компьютер җиһазлары белән бүләкләнәчәк.
Ел нәтиҗәләре буенча "Иң актив мәктәп" исеменә лаек булган белем йортына мобиль компьютер класслары тапшырылачак. Бу бик кыйммәтле бүләк, аның бәясе 1 миллион сумга якын тора.
Балтач раионы мәктәпләредә бу конкурста бик актив катнашалар.Барлык мәктәпләр конкурска регистрация узып,баллар туплый башладылар. Бик актив катнашучы мәктәпләр арасында Әтнә, Сәрдек башлангыч, Норма урта мәктәпләре алда бара.
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2013/10/01/377515/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250