Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасы хезмәткәрләре: “Төшенкелеккә вакыт юк” (фото).

Яңа елның шау-шулы күңелле мизгелләрен әле онытып та өлгермәдек, Карадуган балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән авыл мәдәният йортында "Көлкеханә" исеме астында, тирән мәгънәле, юморга бай, шаян-шоу тамашасы үткәрелде.

Тирә-юнебездәге чынбарлыктан, тормышыбыздан алып язылган бәйрәм программасы авылдашларның күңеленә бик хуш килде. Коллективның ветераннары белән тыгыз элемтәне югалтмыйча эшләүләре бик куанычлы. Залда бакчада эшләп киткән барлык ветераннарны күрергә була иде. Ә 33 елдан артык биредә эшләп, лаеклы ялга киткән шәфкать туташы - Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы үзе дә катнашып, тамашага аерым ямь өстәде.
Моңа кадәр дә, коллективның юморга бай иҗат җимешләрен бәян итү буенча, сәхнә түрен берәүгә дә биргәне булмады. Тирә-як авылларда да аларның чыгышларын көтеп алалар иде. Бу юлы да коллектив Түбән Кенә авылы халкының чакыруын кабул итеп, яңа клубының сәхнәсен дер селкетте. Чыгышлар һәркемнең күңеленә сары май булып ятты.
Хезмәткәрләрнең дәртле биюләре залдагыларны җилкендерде, ә Мифтахов Илдусныӊ чабата биюе милли хисләрне яӊартты. Ә менә Гөлсинә Әнвәр кызы, Кәлимуллина Ләйсәннәр үзләренең шигырьләрен укыганда, зал тынып калды.Төрле темаларны колачлаган шагыйрәләр аларны аһәңле, күңел кылларын чиертерлек итеп җиткерде.
Көндәлек тормыштан алып куелган шаян номерлары берочтан үзебезне читтән күрергә дә, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Васильева Илһамия белән Хәлиуллина Миләүшәләр моӊ дингезендә йөздерде.
"Шундый шаян рухлы, иҗади кичәләр безнең бүгенге тормышыбызга бик кирәк", - дип сәхнәдән сүзләрен дәвам иттеләр "Игенче" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Зыятдинов Булат Бакый улы белән җирле үзидарә башлыгы Низамиев Шамил Вәкил улы. Җитәкчеләр әлеге башлангычны күмәк хуҗалык һәм җирле үзидарә, мәктәп коллективы арасында дәвам итеп, конкурс игълан иттеләр. Ә җиңүчеләрне ачыклагач, Казан каласына Гәлиаскар Камал театрына бару өчен, транспорт белән тәэмин итәргә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250