Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалары күреп, белеп, үсәләр (фото).

Күңел язны көтә, йөрәк ашкына. Быелгысы аеруча сагындыра, табигать кенә түгел, барча Илебез халкы белән 70нче тапкыр Җиңү язын көтәбез. Балалар бакчасы тәрбиячесе буларак, уртанчы төркем балалары әти-әниләре белән бу шатлыклы бәйрәмне лаеклы каршылыйсыбыз килә.

Ни дисәк тә, сугыш ветераны - ул тере тарих. Алар сөйләгәнне үз авызыннан ишетү балалар өчен бик кадерле, үтемле. Югары Кенә авылында гомер итүче Зиннәтулла бабай Гарифуллин белән очрашу шуның дәлиле. Күкрәгендә ялтыраган орден-медальләрен балалар еш телгә алалар.
Ел саен Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үткән көннәрдә, үзебезнең Карадуган авылындагы музейга балалар белән сәяхәт кылуны традициягә керттек. Быелгы баруыбызда балалар музей ишеген ачып керүгә үк: "Ә Муса Җәлил үзе кайда?", дип сорап шаккатырдылар. Директор - Фирая Зыятдинова, музей хезмәткәрләре Зөлфия һәм Лилия апалары Җәлилнең кайда икәнлеген бик әйбәтләп аңлатып, сөйләп биргәч, тынып калдылар үзләре. Ә өйләренә кайткач, ишетеп-күреп белгәннәрен барысы да дөрес итеп, бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алганнар.
Әлеге чараларның дәвамы буларак, без "Әтиләр, әйдәгез бергә булыйк!" дигән җыелыш белән дәвам иттек. Анда бары тик әтиләр генә катнашты. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Энҗе Корбанова гаиләдә әтинең тоткан урыны, бала тәрбияләүдәге роле, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар бирү кебек мөһим темаларны яктыртты. Каршылыклы сорауларга җавап буларак, авылыбызның хөрмәтле укытучысы Тәбрис Хөсәеновның үтемле сүзләре, киңәшләре яшь әтиләргә урынлы ирештерелде.
Илне саклаучылар көне уңаеннан, балаларның көтеп ала һәм бик теләп катнаша торган "Аҗаган" уены да оешкан рухта үтте. Елдагыча, бу спорт бәйрәмендә балалар белән беррәттән әтиләрнең дә көчләре сыналды. Ә инде кемнеңдер бабасы да килсә, бәйрәмгә тагы да бер ямь өстәлә. Балалар ярышлар вакытында әтиләре, бабайлары каршында үзләренең чын "солдат" булуларын расларга тырыштылар. Уеннардан соң бергәләшеп шат авазларга күмелеп, кайнар чәй, тәмле коймаклар белән сыйлану аларны тагын да берләштерде.
Мондый чараларны мин патриотик тәрбия алымы буларак та, гаилә тәрбиясе үрнәге итеп тә күрәм. Чөнки бала яшьтән үк гаилә җылысын тоеп һәм Туган ил, Туган җир төшенчәләрен аңлап, кадерен белеп үсәргә тиеш дип саныйм. Әлеге төр чараларны яшь буынга танытуда нәтиҗәле эшчәнлегебез дәвамлы булсын.
Наҗия ХӘЙРУЛЛИНА,
Карадуган балалар
бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250