Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләрдә калыр гомергә

Быелгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәме традицион рәвештә башлангыч алса да, кичен 332 чыгарылыш сыйныф укучысы мәдәният үзәгенә җыелды, алар өчен биредә бәйрәм һәм дискотека оештырылды.

Башка еллардан аермалы буларак быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәме бераз башка рухта үтте. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары кичен район үзәгендә зур чарада очрашып, дуслык, бердәмлек, саубуллашу бәйрәме оештырды. Ак бантик таккан, ак алъяпкыч япкан кызлар, костюм-чалбарлардан булган егетләр, аларны озата килгән сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары өчен әзерләнгән сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Быел югары нәтиҗәләргә ирешкән укучы өчен муниципаль район башлыгы Гранты бирелде. Гел камиллеккә омтылып фән үрләрен яулаучы, әле алай гына да түгел, иң актив укучы булган Балтач урта мәктәбеннән Ринат Нуриев лаек булды бу бүләккә. Шулай ук 11 ел буе район, республика олимпиадаларында, конференцияләрдә актив катнашкан балаларны берничә номинациядә бүләкләү булды. Менә алар: «Гуманитар фәннәр белгече» - Урта Көшкәт мәктәбеннән Кристина Макарова, «Киңкырлы белгеч» - гимназиядән Инил Габдрахманов, «Тарих фәннәре белгече» - Аилина Сабирҗанова (гимназия), «Төгәл фәннәр белгече» - Нормадан Илфат Йосыпов, «Куркынычсызлык сакчысы» - гимназиядән Рүзәл Нигъмәтҗанов, «Безнең киләчәк» - Норма урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Денис Герасимов. Район, республика олимпиадаларында җиңү яулап, фәнгә ныклы адымнар ясаучы укучылар да сәхнә түренә чакырылды. Сүз уңаеннан, узган уку елында республика олимпиадаларында 16 призлы урын яуланса, быел әлеге сан 19га җитә. Укучыларны ихластан бәйрәм белән котлап, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова изге теләкләрен ирештерде: «Сез мәктәп, район ышанычы. Бу тормышта сез һичшиксез үз урыныгызны табарсыз», диде. Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Вакыйф Зәкиев та килгән иде. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният үзәге янындагы мәйданда дәвам итте. Яшьләрнең яраткан җырчысы Илназ Гарипов башкаруындагы җырларга, дәртле бию көйләренә укучылар рәхәтләнеп җырлады, биеде. Шулай ук теләкләр язылган шарларны һавага очырды. Гомумән, истәлекле мизгелләргә бай булды бәйрәм.

Рәсемдә: Бик күңелле көн булса да,
Ник авыр бу хушлашу?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250