Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбендә, моннан 50 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашу кичәсе узды

Их, гомер дигәнең, Уза да китә икән. Шул гомернең «почмагында» Бер мизгел кала икән.

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.
10нчы август көнен күңел ашкынып көтте. Бу көн Кенә мәктәбендә, моннан 50 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашу кичәсе. Мәктәп алды иртәдән үк шау-гөр килеп тора.
Ә анда, чәчләренә чал кергән әби-бабайлар җыела тора. Әйе, аларны һич икеләнмичә әби-бабай дип әйтә алабыз. Араларында оныкларының балаларын караучылар да бар.
Ә бүген әйтерсең сумкаларын тотып укырга ашыгалар. Башта бер генә уй: хөрмәтле укытучыларны һәм классташларны күрү теләге. Шушы теләк белән кайлардан гына кайтмаганнар. Казаннан, Түбән Камадан, Алма-Атадан, Сочидан...
50 ел. Бер кешегә күп гомер шул. Әле шунда 17-18 яшьне дә өстәсәң, 70кә якын бит. Ул еллар эчендә кеше башыннан ниләр генә кичми. Нинди генә вакыйгалар булмый, кайгысы да, хәсрәте дә дигәндәй, шуңа күрә сөйләшер сүзләр бик күп.
Әнә, гомерен илебезнең төрле шәһәрләрендә, республикалары нда хәрби хезмәттә үткәргән, Габделфәрт кичәне башлап җибәрде. Аның көр тавышы мәктәпне яңгыратып барыбызның да күңел капчыклары чишелде. Укытучыларыбыз: Сәхип, Сәгыйрә, Люция, Рузалия апалар безне укыткан еллардагы кичерешләрен сөйләделәр.
Мәктәбебезнең хәзерге директоры Рамил Вәкилович котлады.
- Мондый очрашулар булуга мин бик шатланам, 50 еллык очрашулар барлык мәктәпләрдә дә булмый. Бу сирәк күренеш...
Әңгәмәне «укучылар» дәвам итте. Нинди генә формада сөйләмәделәр. Кемдер үз фикерен көйгә салган, кемдер шигырь юлларына тезгән. Ә мәктәбебезнең оста баянчысы булган Салихҗан, баян телләрендә әйтеп бирде. Көне буе мәктәптә җыр-моң тавышлары тынмады. Үзебез укыган заманның бер генә җыры да искә алынмыйча калынмады.
Очрашу бик күңелле булды. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте.
Дөрес, бу кичәгә катнаша алмаган укытучыларыбыз һәм классташларыбыз да байтак. Алар инде бакыйлыкка күчкән. Бу бик авыр мизгел булса да, тугач, үлем барлыгы билгеле. Аларны да искә алдык. Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын.
Кичәбезнең ахырында яңадан өч елдан соң очрашырга сүз куешып, таралыштык. Я Раббым, барыбызга да исән булып, кабат очрашырга насыйп булса иде.
Кичәне оештыручы классташларыбызга, мәктәп дирекциясенә, пешекчеләргә рәхмәт белдерәбез. Без, соңгы елларда һәр 5 ел саен очрашып торабыз. Мәктәп дирекциясеннән беркайчан да «юк» дигәнне ишетмәдек. Шулай ук, мәктәп пешекчеләре дә уң кулларыбыз булды. Без аларның һәркайсына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Фото: http://vk.com/club4148293

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250