Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халыкара олимпиадада Балтачтан кемнәр катнаша?

22-25 нче апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада уза. Олимпиадада чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән һәм Татарстаннан укучылар катнаша.

Татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары буларак, Балтач районы укучыларына да Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды.

Безнең районнан 12 укучы олимпиадада үз көчләрен сыный: Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Кәримова Диана, Ибраһимова Гүзәл, Гайсина Зилә, Балтач гимназиясеннән Насыйрова Мәдинә, Ефремов Андрей, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Мәхмүтова Гөлүзә, Шәйхетдинова Әдилә, Ризванова Гөлия, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Түнтәр мәктәбеннән Кәримова Лалә.

Олимпиада барышында укучыларга татар теленнән, әдәбияттан, Татарстан тарихыннан биремнәр эшлисе һәм «Дөнья киңлегендә Татарстан» темасына проект яклап чыгыш ясыйсы булачак. Олимпиадада катнашучыларга оештыручылар тарафыннан бай мәдәни программа да әзерләнгән. Укучыларыбызга уңышлар телибез!

Фидания Сабирова
Мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада