Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Элеккеге гореф – гадәтләрне искә алсак, көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең әби – бабаларыбыз яз бәйрәменең символы булган Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Көннәр аяз, күктән алсу     

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Көннәр сизелерлек озаеп, җирне ныклап җылыта башлагач, табигатьтә инде яз галәмәтләре күзгә күренеп арта бара. “Март аенда чыпчык тезеннән су була” дигән сүзләрне раслагандай, юлларда чыпчыклар рәхәтләнеп коенганы күзәтелә, тал песиләре чыга башлый.

Элеккеге гореф – гадәтләрне искә алсак, көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең әби – бабаларыбыз яз бәйрәменең символы булган Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Без, “Кариле балалар бакчасы” коллективы да шушы милли гореф-гадәтләрне истә тотып, ел дәвамында берсеннән берсе матур бәйрәмнәр үздырып торабыз. Әти – әниләр белән берлектә үзган “Нәүрүз” бәйрәме дә – моның ачык мисалы. Күктә кояш елмаеп, кошлар шатланып сайраган, гөрләвекләр аккан вакытта бәйрәм үткәрү тагын да күңеллерәк шул. Кош тавышларына кушылып, балалар бакчасы ишегалдында берсеннән – берсе матур көйләр яңгырый, капка төбендә һәрбер килгән кешене елмаеп, матур теләкләр теләп Яз кызы – Нәүрүзбикә каршы ала. Кыш бабай , Кар бабай, куңелле клоун, төркем тәрбиячеләре төрле мавыктыргыч уеннар, җыр-биюләр белән балаларны уен мәйданына чакыра. Балалар уеннарда катнашкан вакытта тәрбиячеләр һәр әти-әнигә яз символы булган кояш сүрәте бүләк итеп, аларның күңелләрен тагын да җилкендерә, елмайган кояшка карап, әти-әниләрнең дә йөзендә сихри елмаю барлыкка килә. Балалар бакчасындагы һәрбер бәйрәм менә шундый күтәренке рухта үтә шул инде ул.  

Мәкаләбез ахырын Кыш бабайның балаларга әйткән теләкләре белән тәмамлыйсы килә: “Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын” иде!

 

Габдрахманова Зөлфия Бәдегиевна,

Җәләлова Айгөл Альфритовна,

Шәрәфетдинова Гүзәл Шамилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз