Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөһим айлык

Яңа уку елы башланып, берничә көн үтүгә, безнең Балтач мәктәбендә «Юл йөрү куркынычсызлыгы» айлыгы башланды.

Без 3-в сыйныфы укучылары җәйге озын яллардан соң мөһим кагыйдәләрне искә төшереп үттек. Әле алай гына да түгел, беренче сыйныфка укырга килгән балалар белән дә белемнәребез белән уртаклаштык. Безгә ярдәмгә Наил абый белән Лилия апа да килде. Балаларга күңелле булсын өчен мин кот Матроскин, ә Әмир шарик булып киенеп кызыклы һәм файдалы тамаша куйдык. «Беренче»ләргә төрле сораулар бирелде, уеннар уйнатылды, рәсем бәйгесе үткәрелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Наил абый белән Лилия апа тараткан китаплар юл билгеләрен искә төшереп торачаклар, браслетлар да укучыларга юлда игътибарлы булырга кирәклекне искәртерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250