Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәбем — белем учагым

Безнең Бөрбаш мәктәбенең тарихы шактый ерак заманнарга барып тоташа. Бу мәктәптә безнең әби-бабайлар, әти-әниләр һәм барлык туганнар белем алган. Мәктәбебез үз тарихында ут афәтен дә, җимерелүләрне дә кичергән, шактый үзгәрешләргә дучар булган, төзелешләрне, яңартуларны да күргән.

Ә менә быелгы уку елында булган үзгәрешләрне әле беркайчан кичермәгән ул. Быел, 2012-2013нче уку елында, Бөрбаш авылы ике катлы, бөтен уңайлыклары булган, иркен, якты, үзенә әллә каян тартып, авылыбызга мәгърифәт нуры чәчеп торучы зур мәктәпле булды. Бу без укучылар өчен бишләтә шатлык һәм сөенеч, чөнки без шушы олуг белем учагының төп хуҗалары! Шушындый олы бәхеткә ирештерү өчен бик күп кешеләр көчләрен, белемнәрен, осталыкларын кызганмады бит! Без аларның барысына да: Татарстанның Баш казые, авылдашыбыз Җәлил хәзрәт Фазлыевка, директорыбыз Гүзәл апа Бариевага, район, күмәк хуҗалык җитәкчеләренә, төзүчеләргә, укытучыларыбызга зур, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәтебезнең иң зурысы - Президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нурга¬ли улына. Әгәр ул ризалыгын, фатихасын бирмәсә, без мондый мәктәпне төштә дә күрә алмаган булыр идек.
Президентыбызның мәктәп ачылышына килеп, безгә яхшы теләкләр теләве, күңелебездә онытылмас¬лык хатирә булып, гомеребез буена сакланыр! Мәктәп ачылышына ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель абый Фәттахов, районның яңа җитәкчесе Рамил абый Нотфуллин, мәктәпне төзүчеләр һәм бик күп кунаклар килде.
Без 7нче сыйныф укучылары да мәктәп ачылуда катнаштык. Шушы зур, якты мәктәптә укуыбыз белән без бик нык горурланабыз. Мәктәбебезне саклап тотарга, аның данын арттыру өчен тырышып укырга сүз бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250