Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сәйяр” театр фестиваль бәйгесендә кемнәр җиңүче булды (фото)

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» белән берлектә республикакүләм “Сәйяр” театр фестиваль бәйгесенә старт бирде.

Ул мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2023 нче елныӊ апреленнән октябрь аена кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә фестивальнен муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Яшь буынның татар язучылары һәм драматурглары иҗатын өйрәнүгә мотивациясен арттыру, театр сәнгатенә укучыларның игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләргә сәнгать-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү-фестивальнеӊ төп бурычлары.

Башка еллардан аермалы буларак бәйгегә удмурт, мари телендәге спектакльләр белән дә  катнашу мөмкинлеге кертелде. Шушы көннәрдә фестивальнен муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Бәйгегә 40 спектакль тәкъдим ителде. Урыннарны билгеләгәндә, спектакльләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 нче сыйныфлар, 5-8 нче сыйныфлар, 9-11 нче сыйныфлар төркемнәренә бүлеп каралды.

1 нче урынны алган коллективлар:
- «Катнаш төрдәге Балтач 1 нче балалар бакчасы» (җитәкчеләре Альмухамметова Г. Р., Гильмутдинова Г. Р.)
- «Катнаш төрдәге Чепья балалар бакчасы» (Тарасова Л. Н., Гаврилова Н. Л.)
- «Балтач гимназиясе»  (Егорова С. А., Хакимзянова А. И.)
- «О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе» (Карабаева с. М., Щербакова С. И.)
- «Норма урта гомуми белем мәктәбе» (Хафизова Р. Ф.)
- «Чепья урта гомуми белем мәктәбе» (Чернова И. А.)
- «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» (Бадгиева Г. В.)

 2 нче урынны алган коллективлар:

- «Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе»неӊ мәктәпкәчә төркеме (Гимадиева З. М.,Калимуллина Г. Н.)
- «Шубан төп гомуми белем мәктәбе» (Шарипова Л. У., Сафаргалиева Г. У.)
- «Сосна төп гомуми белем мәктәбе» (Валиева Г. Ф.)
- «Советлар Союзы герое Г. Г. Гарифуллин исемендәге Яӊгул урта гомуми белем мәктәбе» (Хаҗиева Л. М.)

3 нче урынны алган коллективлар:

- «Г. Г. Гыйльметдинов исеменәге Смәел урта гомуми мәктәбе»неӊ мәктәпкәчә төркеме (Назмтудинова М.М.)
- «Салавыч балалар бакчасы» (Сәйфелганиева М. А., Сәйфетдинова Г. З., Галимуллин И. Р.)
- «Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе» (Андреева А. Ю., Шигапова Г. М., Гайфутдинова Р. Н., Файзрахманов Р. Ф.);
- «Г. Г. Гыйльметдинов исеменәге Смәел урта гомуми мәктәбе» (Авхадиева Г. З.)
- «Куныр урта гомуми белем мәктәбе» (Назипов Р. Х.)
- Шубан төп гомуми белем мәктәбе (Фасхутдинова Р. Р.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр