Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйныф житәкчеләре конкурсының зона ярышлары булып узды.

19-20 февральдә Саба районында сыйныф житәкчеләре, психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең зона ярышлары булып узды.

Бәйгедә Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарының тәрбия кадрлары катнашты. Безнең районнан район күләмендәге бәйгедә җиңүчеләр: сыйныф җитәкчеләре - Балтач урта мәктәбеннән Мостафина Венера Әмировна, Гимназиядән Кузьмина Ильмира Гаденановна, Шубан төп мәктәбеннән Зәкиева Ләйсән Зиннатулловна, психологлардан - гимназиядән Әнисә Рәсимовна, Чепья урта мәктәбеннән Сәләхиева Алия Равилевна, өстәмә белем бирү педагогларыннан - гимназиядән Шәрипова Равилә Равиловна, Кече Лызи мәктәбеннән Гарафиева Чулпан Рафисовна катнашып, эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр, 20 минутлык класстан тыш чара һәм проект эше күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре барлык зоналар үткәннән соң март ахырында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250