Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә, дигәндәй, соңгы вакытта республикабызда ике телне дә куллану кануның үтәлеше актуаль темага әйләнде.

Авыл исемнәре, елга атамалары, оешмалар, кибетләр...кыскасы, кайда нинди атама яки күрсәтмә тактак бар – русча сүз янәшәсенә татарчасы, яки татарчасы янәшәсенә русчасы да өстәлә. Республикада һәм дә безнең районда да төрле милләт вәкилләре яшәгәнлектән, аларча да булуы шарт. Мәсәлән,удмурт авылының исеме күрсәтмә тактада – Кече Лызи авылы, деревня Малая Лызи, Почи Лозя” дип языла. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, авылларда урам исемнәре, елга атамалары күп җирлектә алыштырылган. 
– Авылларда, чыннан да, урам исемнәре, йорт номерларын эшләнде, Норма белән Балтач кына калып бара, – ди әлеге эшләрне кабул итүче һәм ясап бирүчеләрнең берсе – Шакирҗанов шәхси предприятесендә эшләүче Искәндәр әфәнде.– Норма гына калып бара. Ә Балтачның менә урамнары бик күп, шуңа да сузылыр әле ул. Оешмалар да эшләтә, әле күптән түгел “Стройметиз” ширкәте эшләтте, эшмәкәрләр дә мөрәҗәгать итә, сораша. 
Димәк, районынбызда әлеге канун үтәлешенә игътибар зурдан һәм шуңа күрә эш тә бара. Удмурт, мари дуслар да ике тел янына үз телләрен куярга кызыксына. “Анысы катлаулырак, – ди Искәндәр Шакирҗанов. – Телне, хәрефләрне яхшылап белергә кирәк, хата җибәрергә ярамый. Без, мәсәлән, анысына тотынып карамадык әле”. 
Бөрбаш авылы җирлеге үзара салым хисабына йорт номерлары эшләткәндә үк ике телдә дә яздыртып алган, элмә такталарны узган декабрьдә үк халыкка тараттык, йорт-җирләренә беркетеп куйдылар, балкып тора хәзер” диләр алар. Җирлекләрдәге эшмәкәрләр, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре белән дә сөйләшүләр алып барылган. “Без русча, татарча эшләтеп куйган идек инде, –диделәр удмур халкы яшәүче җирлекләрнең берсендә. – Тагын бер телдә дә өстибез дип, кабат акча чыгарып булмас инде...” 
Анысы шулаен-шулайдыр. Хәзер бит русча, татарча янына инглизчә дә өстәлгәннәре күренә. Әллә кая барасы юк, үзебезнең “Сабантуй” паркындагы “Чаңгы йорты”н гына алыйк, шулай өч телдә язылган, гимназиядә дә нинди кабинетлар икәнлеге өч телдә. Алга таба, дөнья стандартларына яраклашып, инглиз телен дә өстәвебез ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев