Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада җиңүчеләре

Быелгы олимпиадада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучы үз көчләрен сынаган. 60 кеше олимпиаданың призерлары исемлегендә, 20 кеше җиңүчеләр итеп билгеләнгән.

25 нче апрельдә  Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.  Быелгы олимпиадада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучы үз көчләрен сынаган.  60 кеше олимпиаданың призерлары исемлегендә,  20 кеше җиңүчеләр итеп билгеләнгән.

Алда хәбәр ителгәнчә, безнең районнан олимпиадада 12 кеше катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә районыбыз укучылары да бар. Норма мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Гөлфия Гәбделфәрт кызы) олимпиадада беренче урын яулады. Шул ук мәктәпнең 9 нчы сыйныфы укучысы Ризванова Гөлия (укытучысы  Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы), Балтач мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы) призерлар булдылар.

Кызлар Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Тантанада җиңүчеләр өчен җырчылар Айсылу Габдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, “Казан егетләре”ннән музыкаль бүләкләр яңгырады.  
 

Фидания Сабирова,

Мәгариф идарәсе методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада