Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү һәм балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли

Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә "кайнар линия" телефоннары булдырды.

Элемтә өчен телефон номерлары биредә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линиясе" телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәг-кә кадәр эшли. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләре Сезнең шалтыратуларны игътибарсыз калдырмас һәм барлык сорауларыгызга җавап бирер.
Моннан тыш, һәр сишәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гражданнар кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12.
Үзегезнең сорауларыгызны тәүлек дәвамында әлеге электрон адрес буенча да җибәрә аласыз: Yolduz.Hisamieva@tatar.ru.
Сорауларыгызга тиз арада җавап алыр өчен Сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган телефон номерыгызны күрсәтү сорала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында "Балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве - актуаль мәсьәләләр" дип аталган тематик баннер урнаштырылган. Биредә балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве үзгәрешләре һәм компенсацион түләүләр хакында мәгълүматлар куелган, дип хәбәр итә Интертат.ру
Фото: http://www.chelnyltd.ru/pro_dengi/minobrnauki_rt_otkrilo__goryachuyu_liniyu__po_voprosam_plati_za_detskie_sadi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250