Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәмле, татлы сүзләр

Исәнмесез? Авырмыйсызмы? Рәхмәт! Гап-гади сүзләр. Юк, гади түгел "тәмле сүзләр". Баланы әнә шул тәмле, татлы сүзләргә өйрәтү, мәрхәмәтлелек тәрбияләү авырмы? Бала күңеленә беренче орлыкларны кем салырга тиеш: әти-әниме, тәрбиячеме? Бу эш белән аерым бер вакытта шөгыльләнергәме, әллә үз үрнәгең кирәкме?

Бакчабызда үткән "Иманлы бала-әдәпле бала" дип исемләнгән балалар иртәсе мине әнә шундый уйларга этәрде. Бәйрәм әти-әнигә, өлкәннәргә ихтирамлы булу, әдәплелек турындагы матур шигъри юллар, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә авылыбызның хөрмәтле кешесе-әхлак укытучысы Дания Кәлимуллинаның катнашуы, хәтфәдәй тавыш белән балалар белән әңгәмә коруы, әти-әниләргә үз фикерләрен үтемле, гади итеп әйтүе һәркемнең күңел кылларын кузгатты, уйга салды. Ул тәрбия эшендә ислам диненең уңай йогынтысы булуын ассызыклады.
Әти-әни әдәбенең, өлкәннәрнең үз-үзен тотышының киләчәктә балаларда чагылыш табасына, ислам динендәге гап-гади кагыйдәләрнең инсафлы бала тәрбияләүдәге ярдәменә әлеге очрашуда катнашучылар тагын бер кат инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250