Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәләре үткәрелде

2 нче декабрь көнне Түнтәр урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларның иҗадилыгын үстерү» һәм педагог-оештыручыларның «Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре» темаларына семинар-киңәшмәләре үткәрелде.

Киңәшмәләр эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең педагог-оештыручылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф идарәсе методистлары, идарә җитәкчесе А. Ю. Зәкиева катнашты. Катнашучылар тәкъдим ителгән бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Мәктәп директоры Р. Г. Мөхәммәдиева чыгышында Түнтәр мәктәбенең районда милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге буенча база мәктәбе буларак эшчәнлегендәге максатлары билгеләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 3, 4 нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучылары Р. З. Исмәгыйлева, М. Р. Хәкимова тарафыннан әдәби уку дәресләре, 7 нче сыйныфта Х. Г. Ибраһимованың Ф. Хөсни «Йөзек кашы» темасына дәрестән тыш уку, Л. М. Нәкыйпованың 8 нче сыйныфларда «Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр» темасына татар теле дәресе тәкъдим ителде.
Педагог-оештыручылар Түнтәр мәктәбеннән Г. М. Шәрәфиева, Нөнәгәр мәктәбеннән Г. Г. Усманова, Чепья мәктәбеннән И. Г. Чупанова оештырган тренингларда катнаштылар. Шулай ук барлык кунаклар игътибарына «Ана-бөек исем» дип аталган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу-әдәби музыкаль кичә күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды, укытучыларга тәкъдимнәр җиткерелде. Мәгариф идарәсе методистлары Ф. Т. Сабирова, А. И. Такиева республика һәм район күләмендә милли мәгариф һәм балалар оешмалары эшчәнлеге юнәлешендәге проблемалар, алга куелган бурычлар турында фикерләрен җиткерделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250