Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Руфия Закирова: "Укытучыларның икенче кышкы спартакиадасында 1 урын янә бездә!" (фото)

10 гыйнвар көнне Балтач районы мәктәпләре арасында укытучыларның икенче кышкы спартакиадасы булып үтте. Бәйгедә 22 мәктәп чыгыш ясады. Чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган әлеге чара күтәренке рухта тәмамланды.

Коллектив һәм үз исемемнән түбәндәге спорт сөюче укытучыларны шәхси күрсәткечләре белән чын күңелдән котлыйм.
Гер күтәрү буенча Фәридә Низамова - 3 урын, дартс буенча хатын-кызлар арасында Резеда Минхаирова - 2 урын, чаңгы эстафетасында Гөлчәчәк Гыйләҗева, Руфия Закирова, Расиф Нәҗипов, Ленур Галимҗанов 2 урын яулады.Волейбол командасы (Ильяс Галимуллин, Ильвир Фәйзрахманов, Расиф Нәҗипов, Илфир Лотфуллин, Елена Шәйхиева, Ленур Галимҗанов , Фәнис Сабирҗанов) өченче урынга лаек булдылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач урта мәктәбе коллективы I урынны яулады. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Киләчәктә дә зур уңышлар белән биек үрләр яуларга язсын!
Руфия ЗАКИРОВА,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X