Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Универсиаданы каршылап

Универсиаданы каршылап район мәктәпләрендә актив эш алып барыла. Сентябрь аенда мәктәпләрдә шушы теманы яктырткан дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Уку елы ахырында һәм уку елы башында укучыларның физик хәзерлеген билгеләү буенча мониторинг үткәрелде. Районның 10 мәктәбе мониторинг нәтиҗәләрен автомат системага кертте. Сентябрьдән гыйнварга кадәр баскетбол, волейбол, теннис, мини-футбол һәм бадминтон буенча «Президент ярышлары»ның мәктәп һәм муниципаль этаплары үтте. Район күләмендә 30, 60, 1000 метрга йөгерү, турникта тартылу, идәннән этелү, озынлыкка сикерү буенча 5нче, 7нче, 10нчы класслар арасында үткәрелгән «Президент ярышлары»нда 5нче, 7нче сыйныфлар арасында гимназия, 10нчы сыйныфлар арасында Балтач мәктәбе укучылары җиңү яулады.
Казан шәһәрендә узачак Универсиаданы каршылап районкүләм үткәрелгән «Команда-2013» конкурсында Куныр, Нөнәгәр, Сосна, Кенә, Алан мәктәбе һәм гимназия командалары алдынгылыкны яулады. Конкурста катнашучылар Универсиадада катнашачак берәр илне сайлап, бу илнең халкы, теле, мәдәнияте, традицияләре белән таныштырдылар. Үзләренең волонтерлык эшләре турында презентация күрсәттеләр. Универсиада объектларына инглиз телендә экскурсия ясадылар.
Күптән түгел Сосна, Кече Лызи, Яңгул, Бөрбаш, Чепья укучылары мәдәният йортларында «Универсиаданы каршылап» дигән тема астында эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Бу чараны Яңгул, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Салавыч, Куныр урта мәктәбе укучылары Универсиадага багышланган чыгышлары белән ачып җибәрделәр.
Быел «Безнең Олимпия сәламе» темасы астында «Сәламәтлек театрлары»ның район конкурсы үткәрелде. Нәтиҗәдә Шубан, гимназия, Нөнәгәр, Куныр, Кече Лызи мәктәбе сәламәтлек театрлары җиңү яулады. Алан, Карадуган, Чепья, Салавыч мәктәпләре дә уңышлы чыгыш ясады.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250